«Китапханәләрнең социомәдәни эшчәнлегенең заманча юнәлешләре: күптөрле мөмкинлекләр»: семинар-практикум (18+)
9 февраль көнне шәһәр үзәк китапханәсендә китапханә хезмәткәрләре өчен «Китапханәләр социомәдәни эшчәнлегенең заманча юнәлешләре: күптөрле мөмкинлекләр» дигән семинар-практикум узды. Методик һәм инновацион эш бүлеге мөдире Д.Н. Миронова тарафыннан «Китапханәләр социомәдәни эшчәнлегенең яңа форматлары» дигән консультация үткәрелде. Семинар тыңлаучылары «Китап-фест «Чаллы укый!» (Үзәк китапханәнең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге), «Комикс-лаборатория» мәдәни-агарту проекты» (Үзәк китапханәнең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге), «Шаярып та, җитди дә» кинолекцияләр марафоны» (Үзәк балалар китапханәсе) махсус чараларын әзерләү һәм тормышка ашыруның уңышлы тәҗрибәсе белән танышты. Муниципаль китапханәләрнең «Пушкин картасы» проектында катнашу тәҗрибәсе һәм аның перспективалары турында методист С.Т. Закирова чыгыш ясады. |