«Иҗат көче» һөнәри бәйгесе җиңүчеләрен котлыйбыз! (18+)

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

11 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «ҮКС» МБУ тармаклары арасында үткәрелгән «Иҗат көче» һөнәри бәйгесендә катнашучыларның проектларын яклау чарасы үтте. Бәйгене шәһәр үзәк китапханәсенең  методик һәм инновацион эш бүлеге оештырды.  

Бәйгенең максаты грант бәйгеләрендә катнашу өчен корпоратив проектлар банкы булдыру иде.

Бәйгедә катнашу өчен түбәндәге номинацияләрдә 24 эш тапшырылды:

«Мәдәният, сәнгать, әдәбият»;
«Патриотлык һәм тарихи хәтер»;
«Сәламәт тормыш рәвеше»;
«Экология һәм табигатьне саклау».

итоги афиша конкурса
жюри
Агалакова ЕВ
Гильмутдинова НБ
Кляпышева ЕН
Назипова НН
Привалова ЕС
филиал 14
Цимболенко МВ

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйгедә 14 китапханә җиңүче дип табылды. 

 «Мәдәният, сәнгать, әдәбият» номинациясендә:

I урын

1 нче санлы китапханә

«Укырга яшь комачауламый!» өлкән яшьтәге кешеләр өчен компьютер грамоталылыгы мәктәбе» проекты

II урын

Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге

 «Рәссам һәм китап» иҗади проекты

II урын

Шәһәр үзәк китапханәсенең массакүләм балалар белән эш бүлеге

«Укыйбыз! Уйныйбыз! Аралашабыз!» проекты

III урын

11 нче санлы китапханә

«Җиде таҗлы чәчәк» әдәби-эстетик остаханә» проекты

III урын

15 нче санлы китапханә

«Китап сөюче гаилә» әдәби-иҗади фестивале» проекты

«Оpen-air проекты» өстәмә номинациясе:

Җиңүче

1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге

«Китаплы гаилә паркы» проекты

 «Патриотлык һәм тарихи хәтер» номинациясендә:

I урын

14 нче санлы китапханә

«Хәтер урыны буларак китапханә» проекты

II урын

16 нчы санлы китапханә

«Җиңүнең тере тарихы» проекты

«Сәламәт тормыш рәвеше» номинациясендә:

I урын

23 нче санлы китапханә

«Китапханә – сәламәтлек территориясе» проекты

II урын

Шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбиятны туплау һәм эшкәртү бүлеге

«Китапханәгә ничек килергә?» велоквест» проекты

III урын

5 нче санлы китапханә

«60+ яшьтәгеләр өчен сәламәтлек китапханә утраучыгы» проекты

«Экология һәм табигатьне саклау» номинациясендә:

I урын

Шәһәр үзәк китапханәсенең белешмә-мәгълүмат бүлеге

«Планетада синең эз» экологик фестивале» проекты

II урын

13 нче санлы китапханә

«Эко-мин! Эко-дөнья! экологик лабораториясе» проекты

III урын

Үзәк балалар китапханәсе

«Ә бездә – китапханәдә Барс!» проекты

Бәйгенең җиңүчеләрен котлыйбыз һәм барлык катнашучыларга уңышлар һәм киләчәктә дә һөнәри казанышлар теләп калабыз!

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: