«Китапханәләр. Алга китеш» Бөтенроссия бәйгесе (18+)

Бесплатно
Время проведения: 14.09.2020-01.11.2020

Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Россия дәүләт китапханәсе брендны һәм китапханә вакыйгаларын алга җибәрүдә иң яхшы гамәли эшләр буенча «Китапханәләр. Алга китеш» Бөтенроссия бәйгесе игълан итә.

Бәйгедә катнашу өчен Россия Федерациясенең үзәк һәм муниципаль китапханәләре чакырыла. 

Бәйге түбәндәге номинацияләрдә уздырыла:
– «Китапханә бренд буларак»;
– «Иң яхшы китапханә матбугат хезмәте»;
– «Иң яхшы пиар-проект: китапханә чарасын, акциясен алга җибәрү»;
– «Китапханәне социаль челтәрләрдә алга җибәрү».

Бәйгедә катнашу өчен гариза бәйгенең рәсми сайтында (http://пробиблиотеки.рф) бирелгән форманы тутыру юлы белән бирелә. 

Бәйге берничә этапта үткәрелә:

– 2020 елның 14 сентябре – 15 октябре, оештыру этабы (Жюри составын булдыру, гаризалар кабул итү);

– 2020 елның 16 октябре – 1 ноябре, бәйге этабы (тәкъдим ителгән материаллар белән танышу һәм фикер алышу, исемлекләрне формалаштыру, бәйге җиңүчеләрне ачыклау). 

Бәйгедә катнашуга кагылышлы сораулар, шулай ук партнер сыйфатында катнашу буенча Россия дәүләт китапханәсенең Модельле китапханәләр департаментына мөрәҗәгать итәргә: электрон почта: pr@leninka.ru, телефон: +7 (499) 557-04-70 (өст. 2402).

Бәйге турында тулы мәгълүмат сайтта http://пробиблиотеки.рф/

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: