«ҮКС» МБУ белгечләрен «Бердәмлек коды: укы, иҗат ит, илһамландыр!» һөнәри буктрейлерлар бәйгесендә катнашырга чакырабыз (18+)

Бесплатно
Время проведения: с 27.01.2026 по 20.04.2026 г.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Сезне Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Бердәмлек коды: укы, иҗат ит, илһамландыр!» һөнәри буктрейлерлар бәйгесендә катнашырга чакырабыз. 
Бәйгенең максаты: хезмәткәрләрне китапханә эшчәнлегендә куллану өчен кабатланмас буктрейлерлар ясау буенча иҗади эшкә җәлеп итү.
Бәйгегә индивидуаль (автор) эшләре генә тәкъдим ителә ала.

Бәйгегә буктрейлерлар түбәндәге номинацияләрдә  кабул ителә:

  1. «Берләштерүче классика». Заманына карамастан, теләсә кайсы халыкка аңлаешлы гомумкешелек кыйммәтләре турында сөйләүче рус һәм милли классик әдәбият әсәрләре буенча (мәсәлән, Л. Толстой, Ч. Айтматов, Р. Гамзатов һ.б.) буктрейлерлар.
  2. «Балалар һәм яшүсмерләр өчен хәзерге заман әдәбияты». Хәзерге заман язучыларының соңгы 10 ел эчендә (2016 елдан) язылган төрле жанрларда (фэнтези, әкиятләр, хикәяләр һәм повестьлар, мәктәп елъязмалары һ.б.) тәкъдим ителгән китаплары буенча буктрейлер. Китапларда балалар һәм яшүсмерләр өчен актуаль дуслык, үзара ярдәшмләшү һәм төрле халыклар һәм мәдәниятләр арасында бердәмлек сораулары күтәрелә. 
  3. «Күптөрлелектә бердәмлек». Тарих, мәдәният, гореф-гадәтләр һәм Россия халыкларының хәзерге заман казанышларына багышланган китаплар буенча буктрейлерлар.
  4. «Зур илдә минем туган ягым». Татарстан, Чаллы шәһәре яки билгеле бер кеше/гаилә турында сөйләүче китаплар буенча буктрейлерлар. Аларда авторның яшәү урынының күпмилләтле Россиянең уртак тарихы белән үзара бәйләнешен һәм әһәмиятен күрсәтелгән булырга тиеш.  

Гаризалар һәм эшләр 2026 елның 27 гыйнварыннан алып 2026 елның 20 апреленә кадәр кабул ителәчәк. Нәтиҗәләр чыгару 21.04.-28.04.2026 г.
Эшләр library-metod@mail.ru электрон адресы буенча «Бәйгегә» дип язып методик һәм инновацион эш бүлегенә 2026 елның 20 апреленә кадәр җибәрелергә тиеш.

Бәйгегә тапшырылучы материаллары пакеты:
Бәйгедә катнашу өчен гариза һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыкны үз эченә ала (Кушымтаны кара);
буктрейлер.

Бәйгедә җиңүчеләр I, II, III урыннар өчен Дипломнар белән бүләкләнә. Призлы урыннар алмаган катнашучылар Бәйгедә катнашучы дипломнары алачак. 
Бәйге нәтиҗәләре турында мәгълүмат «ҮКС» МБУнең библиотека-челны.рф сайтында урнаштырылачак.

Тулырак: Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: