«Китапханә – бердәмлек коды» Бөтенроссия бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады (18+)

Бесплатно
Время проведения: с 22 мая 2026 года по 15 декабря 2026 года

Россия дәүләт китапханәсе тарихи хәтерне саклау, Россия халыклары бердәмлеген ныгыту һәм мәдәни һәм тел күптөрлелеген үстерү буенча иң яхшы китапханә тәҗрибәләрен ачыклау буенча «Китапханә — бердәмлек коды: тарих һәм хәтер, мәдәният һәм җәмгыять» Бөтенроссия бәйгесендә катнашырга чакыра.

Бәйге номинацияләре:

  • «Тере тарих: чорның китапханә архивы, ачышлар һәм тикшеренүләр»
  • «Минем телем — минем дустым: тел күптөрлелеген саклау өчен мәгълүмати-агарту һәм цифрлы чыганаклар»
  • «Картада нокта: зур ил контекстында тарих, мәдәният һәм кече ватан гореф-гадәтләре»
  • «Чикләрсез хәтер: китапханәләр һәм музейлар, архивлар, мәктәпләр һәм башка учреждениеләрнең партнерлык проекты»
  • «Китапханә эксперименты: шаблоннарсыз тәҗрибәләр»
  • «Казаклык: вакытлар һәм буыннар бәйләнеше» махсус номинациясе

Гаризалар 28 августка кадәр, махсус номинация өчен 30 июньгә кадәр кабул ителә. 
Җиңүчеләр дипломнар, портатив акустика JBL, 1 ТБ размерда тышкы каты диск, кофемашина белән бүләкләнәчәк.
Нәтиҗәләр чыгару һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2026 елның федераль һәм үзәк төбәк китапханәләре җитәкчеләренең ел саен уздырылучы җыелышы кысаларында узачак. Махсус номинация буенча нәтиҗәләр чыгару һәм бүләкләү тантанасы 2026 елның 4 сентябрендә  «Казаклык − гасырлар аша» (Мәскәү шәһәре) халыкара яшьләр форумы кысаларында үтәчәк.
Бәйгенең координаторы
Дрёмова Надежда Олеговна террорчылык идеологиясенә каршы тору һәм тарихи хәтерне саклау бүлегенең баш белгече drsp@rsl.ru +7 (499) 557−04−70 доб. 14−16
Бәйгенең нигезләмәсе

Гариза

Поделиться: