«Әкиятләр таҗы» шәһәркүләм иҗади бәйгесе. Гаризалар кабул итү дәвам итә (0+)

Платно
Время проведения: 01.03.2021-30.04.2021

Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 2021 елның 1 мартыннан 14 маена кадәр Сезне «Әкиятләр таҗы» шәһәркүләм иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйге Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды.
Бәйгенең төп максаты: туган телнең абруен арттыру. Бәйгедә катнашу өчен теләге булган 3-11 яшьлек балалар чакырыла. 
Бәйгегә эшләр түбәндәге номинацияләрдә кабул ителә:
– «Рәсем»;
– «Кул эшләнмәсе»;
– «Аппликация».

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар, бәйге эшләре, түләү турында квитанцияләр (бер папкада) 2021 елның 1 мартыннан 11 маена кадәр кабул ителә. 

Үткәрү урыны: ЗЯБ бистәсе, Низаметдинов урамы, 9-37 (15/ХХ-37) адресы буенча 3 нче санлы китапханә. 
Белешмәләр өчен телефон: (8552) 34-72-16.
Электрон почта: library_3@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

«Әкиятләр таҗы» шәһәркүләм иҗади бәйгесендә катнашу өчен
ГАРИЗА

Катнашучының фамилиясе, исеме__________________________________
Туу вакыты____________________________________________________
Телефон______________________________________________________
Е-mail________________________________________________________
Уку йортының исеме____________________________________________
Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме____________________
Номинациясе__________________________________________________
Эшнең исеме__________________________________________________
Бәйгене уздыру кагыйдәләре белән таныштым һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирәм

Имза___________                                                    Дата «______»____________2021 ел.

 

Поделиться: