«Хәтер сугыш турындагы китапларда» шәһәр иҗади бәйгесе нәтиҗәләре (6+)

Бесплатно
Время проведения: С 7 сентября по 24 октября 2026 года

2026 елның 7 сентябреннән 24 октябренә кадәр Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе шәһәребезнең яшь кешеләрен илнең героик үткәне һәм совет сугышчыларының батырлыгы турында хәтерне саклауга багышланган «Хәтер сугыш турындагы китапларда» дигән шәһәр иҗади бәйгесендә катнашырга чакырды. Бәйге Бөек Ватан сугышы турындагы китапларны укуны популярлаштыруга һәм яшьләрдә иҗади сәләтне үстерүгә юнәлдерелгән. Бәйгедә катнашу өчен 11-16 яшьлек балалар чакырылды.

Бәйге түбәндәге номинацияләрдә уздырылды:
Буклук. (Сугыш темасын ачып салучы китап композицияләре).
Буктрейлер. (Сугыш турында китапны укуга җәлеп итүче видеороликлар).
Иллюстрация. (Теләсә кайсы техникада башкарылган рәсемнәр).
Иҗади эссе-фикер. (Сугыш тематикасына укылган китаплар турында эссе).

Бәйгенең нигезләмәсе

БӘЙГЕ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Поделиться: