«Һәркемнең газиз туган теле бар» шәһәркүләм шигъри видеобәйгесенә йомгак ясалды (0+)

Время проведения: 11.01.2021-26.02.2021

8нче санлы балалар китапханәсендә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Һәркемнең газиз туган теле бар» шәһәркүләм шигъри видеобәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Бәйге 2021 елның 11 гыйнварыннан 26 февраленә кадәр уздырылды.
Без һәр катнашучыга күрсәткән активлыгы һәм җиңүгә омтылышы өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез! Җиңүчеләрне тәбрик итәбез.
Бәйге 11 гыйнварда башланды, анда Чаллыдан, Тукай, Саба һәм Сарман муниципаль районнарыннан 101 бала катнашты. 
Бәйге эшләре билгеләнгән темага ярашлы булулары, әсәрне яхшы белүләре, сөйләм теленең сәнгатьлелеге һәм дөреслеге критерийлары буенча бәяләнде. 
Бәйге вакытында барлык катнашучылар югары әзерлек дәрәҗәсе күрсәтте һәм жюри әгъзаларына үзләренең хис-кичерешләрен җиткерә, сәхнә һәм сөйләм культурасы дәрәҗәсен күрсәтә алды.  

Бәйгене уздыру урыны: Һади Такташ ур., 42 нче йорт (15/18) 72 нче фатир адресы буенча 8 нче санлы балалар китапханәсе.
Белешмәләр өчен телефон: 46-67-37; e-mail: cbs_filial8@mail.ru

Бәйгенең җиңүчеләре:

«Иң татлы тел – туган тел» – татар телендә әсәрләр уку номинациясе

4-5 яшьлек балалар:
1 нче урын – Гайнетдинов Ильяс
2 нче урын – Газизов Эмиль
3 нче урын – Гәетова Самира

6-7 яшьлек балалар:
1 нче урын – Төхфәтуллина Сәидә һәм Гәрәев Рим
2 нче урын – Зарипова Зәринә һәм Ханнанова Рания
3 нче урын – Фатыйхова Зәринә һәм Гурьева Әминә

8-11 яшьлек балалар:
1 нче урын – Низамова Язилә
2 нче урын – Салихова Мәликә
3 нче урын – Ваһапов Ленар

12-14 яшьлек балалар:
1 нче урын – Шәйхетдинова Камилә
2 нче урын – Якушева Полина
3 нче урын – Хәмәдиева Әмирә

«Бөек һәм куәтле рус теле» – рус телендә әсәрләр уку номинациясе

4-5 яшьлек балалар:
1 нче урын – Биктимеров Булат
2 нче урын – Федоров Данил һәм Витиньш Даниил
3 нче урын – Низкова Дарья

6-7 яшьлек балалар:
1 нче урын – Петрищев Герман
2 нче урын – Рамазанов Алмаз
3 нче урын – Крючкова Анастасия

8-11 яшьлек балалар:
1 нче урын – Фазлыев Данияр
2 нче урын – Иванов Әмир
3 нче урын – Чупис Анастасия 

12-14 яшьлек балалар:
1 нче урын – Асанова София
2 нче урын – Петров Данил
3 нче урын – Бабикова Ульяна

«Минем туган телем» – ТРның башка телләрендә әсәрләр уку номинациясе 

4-5 яшьлек балалар:
1 нче урын – Рәкыйпов Ильяс
2 нче урын – Ганиева Гульнигор
3 нче урын – Дзюин Ефим

6-7 яшьлек балалар:
1 нче урын – Хисмәтова Сәбинә
2 нче урын – Савридинова Робиа
3 нче урын – Таһирова Айдан

8-11 яшьлек балалар:
1 нче урын – Неганов Никита
2 нче урын – Терентьев Сергей
3 нче урын – Переведенцева Анна

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: