Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 2021 елның 25 мартыннан 14 маена кадәр Сезне «Минем яраткан әкият героем» автор әкиятләре буенча шәһәркүләм кул эшләре бәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйгедә 5-11 яшьлек теләге булган балалар катнаша ала.
Бәйгедә катнашу өчен яраткан әкият героен – кул эшләнмәсе ясарга тәкъдим ителә.
Сезнең эшләрне көтеп калабыз!
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар, бәйге эшләре, түләү турында квитанцияләр (бер пакетта) 2021 елның 25 мартыннан 7 маена кадәр Чаллы шәһәре, Жуков урамы, 10/48 нче йорт (ЗЯБ 18/38, 2 нче фатир) адресы буенча кабул ителә.
Үткәрү урыны: Чаллы шәһәре, Жуков урамы, 10/48 нче йорт (ЗЯБ 18/38, 2 нче фатир) адресы буенча 23 нче санлы китапханә.
Белешмәләр өчен телефон: (8552) 46-51-51
Е-mail: library_23@mail.ru
Бәйгенең нигезләмәсе
|