«Китап белән шәп юл»: шәһәр бәйгесе (6+)

Время проведения: 11.05.2022-16.05.2022

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 11 майдан алып 16 майга кадәр «Китап белән шәп юл» дигән шәһәр бәйгесендә катнашырга чакыра.
Бәйгедә Чаллы шәһәре белем бирү учреждениеләренең шәһәр китапханәләренә йөрүче 1-4 нче сыйныф укучылары катнаша ала. 

«Иң яхшы укучы сыйныф» исеме алу өчен бәйгегә претендентларны «ҮКС» МБУ китапханәләре хезмәткәрләре 2021 елның 1 сентябреннән 2022 елның 20 маена кадәр вакыт аралыгында сыйныфтагы балаларның укыган китаплар санын санау юлы белән укучы формулярларын анализлау нигезендә сайлап ала.

Бәйге җиңүчеләре һәр яшь төркемендә түбәндәге номинацияләрдә ачыклана:
– Иң укучы сыйныф
– Иң күп укучы бала

Белешмәләр өчен телефон: 38-30-26, 8-960-068-07-10

Бәйге шартлары белән тулырак Нигезләмәдә таныша аласыз.

Бәяләү кәгазе

 
Поделиться: