Китап хәтере

Бу бүлектә укырга тәкъдим ителгән китаплар исемлеге, китапнамәләр, видеокүзәтү һәм Чаллы шәһәренең «ҮКС» МБУ китапханәләре фондында сакланучы Бөек Ватан сугышына багышланган төрле яшьтәге укучылар өчен адресланган чыганаклар буенча виртуаль китап күргәзмәләре урнаштырылды. Тәкъдим ителгән эшләрдә китапханәчеләр әдәбиятыбызның иң яхшы дип танылган, сугышның асылын ачып салучы, халыкның батырлыгын чагылдыручы әсәрләргә таянды.

Виртуаль китап күргәзмәләре

«Сугыш турындагы китапны укы», «Китап-көрәшчеләр, китап-солдатлар» һәм «Фашистлыкка каршы сәнгать» виртуаль күргәзмәләрендә язучыларның язучыларның сугыш башланган көннәр, авыр сугыш юллары, тыл хезмәтчәннәренең фронтка бердәм ярдәме, сугыш елларында көрәш рухын саклауда сәнгатьнең роле турында сөйләгән китаплары тәкъдим ителә.  Әдәбиятта, музыкада, рәсем сәнгатендә сугыш турында язылганнарның барысы да – чып-чын дөреслек, кешелек алдында сәнгати образларда чагылучы хаклык. 

«Бөек Ватан сугышы турында 75 китап» виртуаль күргәзмәсендә шәһәр Үзәк китапханәсе фондларындагы Бөек Ватан сугышы турында татар һәм рус телләрендәге китаплар тәкъдим ителә.

«Без яшьли сугышка киттек – 2020 елның юбиляр фронтовик-язучылары», фронтовик-язучыларга багышланган виртуаль китап күргәзмәсе. Күргәзмәдә Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы фондларыннан алынган тугыз нәфис әсәр – сугышны үз җилкәсендә татыган фронтовик язучыларның повесть-романнары бар.

Библиографик әсбаплар

«Солдат көндәлекләре» дайджесты – бу китаплар сериясе нигезендә авыр фронт юллары, полкташлар, хәрби ныклык һәм фидакарьлек турында сугышта катнашкан авторларның истәлекләре ята. Бүлек сугыш фотолары белән тулыландырылган. 

«Сугыш мемуарлары» библиографик күрсәткеч – Бөек Ватан сугышы турында полководецларның истәлекләре һәм сугыш мемуарларын үз эченә ала. Хәрби башлыклар китап битләрендә ничек итеп җиңүгә ирешүләре, төрле хәрби операцияләр турында сөйли, үзләренең көрәштәшләре һәм совет полководецларын тасвирлый. 

«XXI гасыр язучылар Бөек Ватан сугышы турында» библиографик күрсәткеч – әлеге басма Чаллы шәһәре «ҮКС» МБУ китапханәләре фондындагы хәзерге заман китаплары белән бергә соңгы 15 елда (2000-2015) дөнья күргән «Наш современник», «Звезда», «Москва», «Октябрь» кебек әдәби-нәфис журналлардагы басмалар турында да мәгълүмат бирә. Һәр әсәргә аннотация тәкъдим ителә. Бу юлкүрсәткеч киң даирә укучыларга исәпләнгән. фронтта һәм тылда илебез халкының батырлыгы һәм каһарманлыгы, балачагы авыр сугыш елларына туры килгән балалар турында әсәрләр кертелгән.

«Сугыш турында без китаплардан белдек» укырга тәкъдим ителүче китаплар исемлеге кече һәм урта мәктәп яшендәге балаларга адреслана.    

 

«Өзелгән гомерләр эзләре буйлап» электрон фотоальбомы  Үлем үзәнендә төшерелгән фотоларны тәкъдим итә. Шәһәр Үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихы музее җитәкчесе Татарстаннан килгән эзләнү экспедициясе составында Новгород өлкәсе Мясной Бор авылы районы волхов урманнарында 2 нче удар армиясе алып барган көрәш урыннарында, рус телендә чыгучы «Отвага» газетасы корреспонденты – татар шагыйре Муса Җәлил сугышкан җирләрдә булып кайтты. Муса Җәлил исемен йөртүче Үзәк китапханәдә һәрвакыт шагыйрьнең әдәби мирасын саклау һәм пропагандалау буенча эш алып барыла. Икенче Удар Армиясе көрәшләре урыннарында табылган фотолар һәм экспонатларның оригиналлары шәһәр Үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихын өйрәнү музеенда саклана һәм китапханә укучыларына, кунакларына алар белән танышу мөмкинлеге тудырылган. Эскурсиягә килгән балалар сугыш заманнарыннан калган каска, гильза, солдат пычаклары һәм калакларын һәрчак зур кызыксыну белән күзәтә.

Китапнамәләрнең веб-исемлеге Бөек Ватан сугышы турында яшьләр өчен язылган нәфис әдәбият әсәрләре буенча ясалган китапнамәләргә сылтамалардан тора. 

«Бөек Ватан сугышында катнашкан Татарстан язучылары» мәгълүмати досье Бөек Ватан сугышының иң әһәмиятле көрәшләрендә катнашкан Татарстан язучылары турында. Шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан язучы һәм шагыйрьләр исемлеге (биографияләр) Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат ресурсларына, татар фронтовик-шагыйрьләренең шигырьләре һәм фотоархивка сылтамалар белән бергә тәкъдим ителә. 

    

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.