Бөек Ватан сугышы тарихта миллионлаган төрле яшьтәге һәм төрле милләт кешеләренең бөек патриотик күтәрелеш чоры буларак кереп кала. Ул еллардагы Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре эшчәнлеге менә шундый патриотлык үрнәге булып тора. Алар, каләм һәм корал тотып, фронтның алгы сызыгында дошманга каршы көрәшә. Татар әдәбиятының иң күренекле вәкилләре – Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Шәрәф Мөдәррис, Гали Хуҗи, Әхмәт Фәйзи, Сибгат Хәким, Мәхмүд Максуд, Мөхәммәт Садри, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Hyp Баян – берсе артыннан берсе хәрби кием кия. СССРның барлык әдәбияты кебек үк, татар әдәбияты да сугыш елларында совет халкының фашист басып алучыларына каршы көрәшенә хезмәт итә. Сугыш вакытында алгы сызыкка совет кешесенең батырлыгын, патриотлыгын һәм рухи ныклыгын чагылдыручы шигърият чыга. Ф. Кәрим, Н. Баян, Ә.Фәйзи, Ш.Маннур, С.Хәким, М.Садри, З.Нури, Ш. Мөдәррис, С. Батталның патриотик шигырьләре, К.Нәҗми, Г. Бәширов, И. Гази, Х.Усманов, Ф. Хөсни, Г.Әбсәләмов, А.Шамовның хикәя һәм очерклары, Т.Гыйззәт, Р.Ишморат, Н.Исәнбәт, М.Әмир пьесалары сугыш чорының сәнгати елъязмасына әверелә. Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» исә мәңгелек дан алды. Аның шигърияте бөтен татар гражданлык лирикасының асылын үз эченә ала, шул ук вакытта аның үсешенә яңа бер адым да була. Ватанга тугрылыклы татар язучыларының яртысыннан артыгы сугыш кырында һәлак булды, алар үз гомерләре бәрабәренә җиңүне якынайтты. Советлар Союзының барлык милли әдәби берләшмәләре бу дәһшәтле сугышта югалтулар кичерде, әмма татар әдәбиятының корбаны әйтеп бетергесез. Татарстан язучылар берлеге составында сугыш башланганчы 50 язучы була. Аларның кырыкка якыны фронтка китә. 1943 елда СССР язучылар берлеге җитәкчесе Александр Фадеев бу хакта белеп, үзенең җитди борчылуын белдерә һәм аларның кайберләрен булса да киредән тылга кайтару буенча чаралар күрергә тәкъдим итә. Татар язучыларының берсе дә бу тәкъдимгә ризалашмый. Нәтиҗәдә сугышта татар язучыларының яртысыннан күбрәге – 31 кеше һәлак була. Алар арасында: М. Җәлил, Ф. Кәрим, Г. Кутуй, А Алиш, Н. Баян, Р. Ильяс, М. Әблиев, В. Мифтахов, К. Басыйров, М. Гаязов, X. Рахман, Р. Саттар, Д. Фәтхи, Ә. Камал һ.б. бар.
«Минем Хәтер китабы» баш редактора Анатолий Иванов сүзләренә караганда, 1941 елда Татарстаннан 53 язучы, шагыйрь һәм журналист фронтка китә. (Корал һәм каләм белән көрәштеләр – «Татарстан хәбәрләре») – http://www.tatarnews.ru/articles/1925 Татарстан язучылары Бөек Ватан сугышының иң мөһим бәрелешләрендә, шул исәптән Сталинград һәм Курск көрәшләрендә катнаша.
Бөек Ватан сугышында катнашкан Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре. Аларның әсәрләре татар яки татар һәм рус телләрендә иҗат ителгән:
Чыганак: Гыйниятуллина А.К. Советлар Татарстаны язучылары: биобиблиогр. белешмә.- Казан: Татар китап нәшрияты
Мөхәммәт Әблиев Чыганак: Википедия Габдрахман Әпсәләмов Чыганак: Татар электрон китапханәсе Чыганак: ТР Архив хезмәте Госман Бакиров Чыганак: «Иске Казан» Абдулла Алиш Башка вебресурслар: Бөек Ватан сугышында катнашкан, әсәрләре рус телендә язылган Татарстан язучылары: Белостоцкий Юрий Вячеславович Вәлиев Разил Һәрберсен исемләп искә алыйк. 25 август – Муса Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алу көне Татар фронтовик-шагыйрьләре шигырьләре
|