Шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге «ЧИКСЕЗ СӘНГАТЬ» ART-TRAVEL проектын башлап җибәрде (12+)
Төрле илләргә һәм континентларга бару мөмкинлеге тугач, тарихи һәм мәдәни процессларда ориентлашу, дөнья турында яхшы белемнәр булу, телләр белү мөһимлеге барлыкка килә. Проектны «Франция. Прованс назлылыгы» дигән виртуаль уик-энд башлап җибәрде. Чарада балалар Франциянең Прованс регионы мәдәнияте һәм сәнгате белән танышты. Прованс табигате күренешләре Сезанн, Ван Гог, Пикассо, Матисс, Кокто һәм Гогеннарны илһамландырган. Альфонс Доде үзенең танылган «Тартарена из Тараскона»сын шушында язган. Сен-Реми-де-Прованс шәһәрендә Нострадамус яшәгән, Монпелье университетында Рабле укыган, ә Лурмаренда Альбер Камю җирләнгән. Прованста Мопассан һәм Флобер, Хемингуэй һәм Фицджеральд илһам җыйган. «ЧИКСЕЗ СӘНГАТЬ» ART – TRAVEL проекты- |