Бөтенроссия китапханә конгрессы: XXVIII ел саен уздырылучы Россия китапханәләр ассоциациясе Конференциясе (18+)
19–24 майларда Казанда — «2024 елда Россиянең китапханә башкаласы»нда — Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Бөтенроссия китапханә конгрессы: ел саен уздырылучы XXVIII Россия китапханәләр ассоциациясе Конференциясе үткәреләчәк. Гомумроссия китапханәләр көне алдыннан уздырылучы Россия китапханәләр ассоциациясе конгрессы ел саен китапханә мохитендә елның төп һәм зур вакыйгасына әйләнә. Ул РКАда әгъза булып тору-тормауга бәйсез рәвештә барлык типтагы һәм төрдәге китапханәләр, мәгълүмат учреждениеләре, профильле вузлар һәм аларның партнерлары өчен үткәрелә. Конгресс вакытында нәшрият продукциясе, яңа мәгълүмат технологияләре, китапханәләр өчен товарлар һәм хезмәтләр XXIV күргәзмәсе эшләячәк, шулай ук шәһәребез кунаклары һәм шәһәрдәшләр өчен Китап ярминкәсе уздыру планлаштырыла. РКАның коллектив стендында РКА әгъзалары булган китапханәләр күргәзмәсендә катнашу бушлай. |