Сайлаулар алдыннан

Китапханәләр җәмгыятьнең социаль инфраструктурасында мөһим урын алып тора һәм сайлауларга әзерләнүдә зур булышлык күрсәтә. 
Без, китапханәчеләр, сайлауларның дәүләтебез тормышында әһәмиятен аңлыйбыз, һәм сайлау алды кампаниясе эшчәнлегендә актив катнашабыз. Без укучыларыбызга барлык кандидатлар һәм партияләр турында мәгълүмат бирергә тырышабыз, нәтиҗәдә сайлаулар кысасында аларга үзләре өчен мөһим карарны кабул итәргә мөмкинлек туа. Без законнар, партияләрнең программалары, вакытлы матбугат язмалары кебек сайлаулар белән бәйле төрле мәгълүмат чыганакларын тәкъдим итәбез. Шулай ук сайлау алды кампаниясендә тиешле дәрәҗәдә катнашырга теләүче укучыларыбызга максималь ярдәм һәм теләктәшлек күрсәтү максатында, сайлаулар һәм сәясәт белән бәйле төрле чаралар, лекцияләр һәм дискуссияләр уздырабыз.

Интернет-чыганак сайлаулар, анда катнашу һәм сайлаучыларны хокукый агарту турында файдалы мәгълүматларны үз эченә ала. Сайтта сез сайлау системасы, РФ Президентын сайлау буенча мәгълүмат материаллары, сайлау закончылыгы белән бәйле терминнар һәм төшенчәләр һәм сайлау процессының башка файдалы мәгълүматларын таба аласыз. 

«Сез сайлауларга нинди мөнәсәбәттә?» яшь сайлаучы анкетасы

Бу биттә Россия Президентын сайлаулар турында мәгълүматлар, Россия Федерациясе Президентының вәкаләтләре, кандидатларны тәкъдим итү эшчәнлеге һ.б. турында мәгълүмат тәкъдим ителә. Россия Федерациясе Президентын сайлауларны мәгълүмати яктан тәэмин итү сайлаучыларга мәгълүматны җиткерү һәм сайлау алды агитациясен үз эченә ала, сайлаучыларның аңлы рәвештә үз ихтыярын белдерүенә, Россия Федерациясе Президентын сайлауларның ачык рәвештә узуына булышлык итә.

Сайлау закончалыгы – сайлауларны уздыру процессын тәртиптә тотучы юридик нормалар һәм кагыйдәләр җыелмасы.
Әлеге бүлектә сайлауларда кулланылучы төп термин һәм төшенчәләр тәкъдим ителә. Аларны аңлау һәм куллану сайлаучыларга һәм сайлаулар кампаниясендә катнашучыларга сайлаулар процессына төшенергә һәм үз сайлау хокукын кулланырга ярдәм итә. 
Әлеге биттә сезнең игътибарга яшь сайлаучылар өчен «Сайлау хокукы буенча интернет-чыганаклар» дигән гомумроссия һәм төбәк сайтларын тәкъдим итәбез. Санап кителгән интернет-чыганаклар беренче тапкыр сайлауларда катнашучы гына түгел, хәтта тәҗрибәле сайлаучының да хокукый һәм сәяси культурасы дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итә. 

  • Бүгенге көндә китапханәләрдә яшь буынга патриотик тәрбия бирү буенча билгеле бер тәҗрибә тупланган. Бу биттә сезнең игътибарга Чаллы шәһәренең «ҮКС» МБУ белгечләре тарафыннан эшләнгән мәгълүмат материаллары җыелмасын тәкъдим итәбез. Әлеге кулланмалар китапханә хезмәткәрләре, укытучылар, мәктәп укучылары, студентлар, шулай ук Чаллы шәһәре тарихы белән кызыксынучы киң даирә укучыларга адресланган.
Яшь сайлаучының методик кабинеты  илнең сәяси тормышында үзенең ролен аңлаучы һәм сайлауларда актив катнашучы яшьләр өчен мәгълүмат тәкъдим итә. Әлеге бүлек яшьләргә сайлауларның кагыйдәләре һәм катлаулы процедураларына төшенергә, сәясәтчелек һәс сайлау процессы буенча файдалы мәкаләләрне һәм эзләнүләрне табарга ярдәм итә, һәм шулай ук сайлаучыга аңлы рәвештә карар кабул итә алсын өчен мәгълүмат бирә.

 

Бу биттә сәяси лидерларның сәяси эшчәнлеге белән кызыксынучылар өчен файдалы мәгълүмат тәкъдим ителә. Монда сез сәяси лидерларның биографияләрен һәм алар турында фактларны, аналитик мәкаләләр таба аласыз. 

 

Әлеге биттә сезнең игътибарга тестлар тәкъдим итәбез. Алар, укуның уен формаларын куллану аша, катнашучыларга сайлауларда уңышлы катнашу өчен кирәкле күнекмәләр алырга ярдәм итәчәк. Тест катнашучыларга сайлау системасына төшенергә, мөһим законнарны һәм процедураларны үзләштерергә, актив гражданлыкның ролен аңларга булышачак.  

 

Безнең интернет-чыганакта сез  сайлау хокукына багышланган гомумроссия һәм төбәк сайтлары тупланмасын табарсыз. Әлеге мәгълүмат гади гражданнарга да, шулай ук бу өлкәдәге белгечләргә дә файдалы булачак. Бу сайтларда сез сайлаулар, сайлауларның эшчәнлеге һәм үз сайлау хокукларыыгыз буенча кирәкле материалларны таба аласыз. 

Гражданнар өчен үз дәүләтенең сәяси тормышында актив катнашу һәм гражданлык җаваплылыгын күрсәтү өчен сайлауларның үткәрелү вакытын белү мөһим. Идарә системасының демократик булуын тәэмин итү һәм үз хокук һәм кызыксынуларны яклау өчен, сайлаулар турында актуаль мәгълүмат белән танышып барырга һәм аларда катнашырга кирәк. Әлеге бүлек  төрле дәрәҗәдәге сайлауларның үткәрелү вакыты белән таныштыра.