«Юрий Гагарин — планетаның беренче космонавты!»: виртуаль китап күргәзмәсе (12+)
Хөрмәтле укучылар! 2021 елда кешенең беренче тапкыр космоска очуына 60 ел була. Әлеге вакыйга уңаеннан сезнең игътибарга «Юрий Гагарин — планетаның беренче космонавты!» дигән китап күргәзмәсен тәкъдим итәбез. Юрий Алексеевичның якыннары, иптәшләре, хезмәттәшләре истәлекләреннән аның тормышта, гаиләдә, хезмәттә нинди булуы, булачак космонавтның ничек көчле характерлы булып тәрбияләнүе турында белергә мөмкин булды. Тәкъдим ителгән китапларның кайберләре – сирәк очрый торган библиографик басмалар.
|