«Китап буенча рәсем ясарга өйрәнәбез» видеокүзәтү (12+)

Шәһәр Үзәк китапханәсенең Сәнгать бүлеге рәсем сәнгатенең төрле техникаларын камилләштерүдә  һәм рәсем ясау күнекмәләре алуда ярдәмче булырлык китапларга видеокүзәтү әзерләде. Бу китаплар төрле яшьтәге укучыларга исәпләнгән һәм һәркемне карандаш тотарга гына түгел, ә үз иҗади идеяләрен майлы, акрил, акварель буяулар белән тормышка ашырырга өйрәтә. Кемдер катлаулы рәсемнәрне дә җиңел башкарып чыга ала, ә кемгәдер китап үзләштерү аша үз өстендә эшләргә туры килә. Әлеге китапларны укып, сез бер авырлыксыз рәсем ясау белгеченә әверелерсез. Күзәтүдә тәкъдим ителгән барлык китаплар сәнгать бүлеге фондында бар.

 

Поделиться: