Даниил Гранин: гасыр кешесе

2019 елда Россиядә совет һәм Россия язучысы, киносценарист, җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Даниил Гранинның 100 еллыгы бәйрәм ителә. Аның ватаныбыз мәдәниятенә керткән зур өлешен исәпкә алып, РФ Президенты В.В.Путин 2019 елны Даниил Гранин елы дип игълан итте. «Моның җәмгыятьне берләштерүче вакыйгага әйләнүен бик мөһим дип саныйм. Бөек ватандашыбызның мирасы Россия мәдәниятенең киләчәктә үсешенә этәргеч бирсен иде» (В.В. Путин, РФ президенты). 2017 елның июне башында Гранин президент Путин кулыннан «гуманитар эшчәнлек өлкәсендәге ирешкән уңышлары» өчен премия кабул итеп алды.

Язучы Даниил Александрович Гранинның китаплары хәзерге вакытта да әдәбият сөючеләр тарафыннан яратып укыла. Һәм бу очраклы түгел, Даниил Александровичның әсәрләрендә гади кеше тормышы сурәтләнә: аның кечкенә генә шатлык-сөенечләре һәм борчулары, үз юлын эзләве, көндәлек проблемалар һәм нәфес белән көрәшүе. Даниил Гранин – тетрәндергеч язмышлы, талантлы һәм иң яхшы кешелек сыйфатларына ия булган язучы ул.

Сезнең игътибарга «Даниил Гранин: человек-эпоха» дип аталган виртуаль китап күргәзмәсен тәкъдим итәбез:

 

Поделиться: