Яңа буын модель китапханә белән танышу (18+)
13 февраль көнне Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы белгечләре Әлмәт шәһәренең «Мәдәният» милли проекты кысаларында һәм «Татнефть» Хәйрия фонды ярдәмендә заманча итеп яңартылган Үзәк балалар китапханәсенә экскурсиядә булды. Анда баруның максаты – узган елның ноябрендә ачылган яңа буын модель балалар китапханәсе эше белән танышу иде. Быел шундый китапханә Чаллы шәһәрендә барлыкка киләчәк. Китапханә буйлап экскурсия барышында белгечләр абонемент һәм уку залы, китап кафесы, полиграфия остаханәсе, коворкинг-зона, кулинар студиясе, конференц-зал һәм виртуаль концерт залында булды. Учреждение сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен уңайлы итеп ясалган. Китапны басма вариантта гына түгел, электрон форматта да укырга мөмкин – залларда ноутбуклар урнаштырылган. |