«Хәзерге заман әдәбияты: исемнәр, китаплар, премияләр» Семинар (18+)
24 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «Хәзерге заман әдәбияты: исемнәр, китаплар, премияләр» исемле семинар узды. Китапханә хезмәткәрләре алдында «Хәзерге заман рус әдәбиятының китаплары һәм язмышлары» исемле кызыклы һәм эчтәлекле лекциясе белән Чаллы дәүләт педагогия университеты рус теле һәм әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы К.А. Калинин чыгыш ясады. Ул хәзерге замандагы әдәби процессның үзенчәлекләре, талантлы язучылар һәм аларның китаплары турында сөйләде. 22 нче санлы китапханә мөдире М.В. Цимболенко Россия әдәби премияләренә күзәтү ясады. Балалар әдәби премияләре белән 10 нчы санлы балалар китапханәсе мөдире Н.Н.Носова таныштырды. 16 нчы санлы балалар китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Г.Ф.Панкова заманча балалар әдәбиятын популярлаштыру буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Семинарда катнашучылар Татарстанның әдәби премияләре, интернет порталлар, китапханә блоглары һәм китапны тәкъдим итү сервислары белән танышты. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасына кайтарылган әдәби премияләр лауреатлары булган китаплар белән Әдәбият туплау һәм эшкәртү бүлеге сектор мөдире Е.В. Андросова таныштырды.
|