«Китапханәләр һәм социаль челтәрләр» Семинар-практикум (18+)

6 февраль көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә китапханәчеләр өчен методик көн үткәрелде. Аның кысаларында «Китапханәләр һәм социаль челтәрләр» дигән семинар-практикум узды.

IMG_7166
IMG_7182
IMG_7185
IMG_7173
IMG_7176
IMG_7188

Фикер алышу барышында социаль челтәрләрдә эшләгәндә еш очрый торган хаталар һәм төркемнәрне алып барганда кулланырга мөмкин булган уңышлы ысуллар дигән төп темалар күтәрелде.

Чарада социаль челтәрләрдә китапханәләр эшчәнлегенең максат һәм бурычлары, контент үзенчәлекләре каралды.  «ҮКС» МБУ китапханәләренең күрсәтелә торган хезмәтләрне үстерү буенча эшен анализлауга, китап һәм китап укуны алга җибәрүдә «Вконтакте» челтәрен куллану мөмкинлекләрен барлауга аерым игътибар бирелде.

Шулай ук «Вконтакте» социаль челтәрендә иң яхшы китапханә төркеме» һөнәри бәйгесе нәтиҗәләренә анализ ясалды. Әлеге бәйгенең җиңүчеләре 13 нче һәм 14 нче санлы китапханәләр Вконтактеда төркем алып бару тәҗрибәсе белән уртаклашты. Һәр чыгыш ясаучы үзенең һөнәри «ачышы», уңышлы идеяләре, креатив якын килүе турында сөйләде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: