«ҮКС» МБУ китапханәчеләре китапханә эшендәге уңышлы тәҗрибәләре белән уртаклашты (18+)

12 май көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «Заманча мәгълүмати технологияләр: мөмкинлекләре һәм аларны киләчәктә куллану» дигән семинар-практикум үтте.

85ac1167-15df-4e25-8a98-3006daa5c7fc
16836423-34df-44d1-a39b-d6cf2da78cc3
c4dd567f-f644-4701-aa5e-abad7763b6ad
773af5c1-6c48-4a93-be05-511932321fbe
6981b32d-10f3-4d48-b566-9e0209504185
ab54e8db-a92f-4d7f-9f54-50b6e7888c12

Методик һәм инновацион эш бүлегенең әйдәп баручы методисты Д.Н. Миронова үз чыгышында  виртуаль китап күргәзмәләрен әзерләү алгоритмы турында сөйләде, китапханәчеләргә гамәли киңәшләр бирде һәм хезмәттәшләрне «Юрий Гагарин – планетаның беренче космонавты!» күргәзмәсен әзерләү тәҗрибәсе белән таныштырды. 
Белешмә-мәгълүмат бүлегенең әйдәп баручы библиографлары Г. М. Хәбибуллина һәм Р. Ә. Борһанова «Хыялдан ачышка» һәм «Җырлар һәм киноларда Рубцов шигъриятенең могҗизасы» дигән виртуаль күргәзмәләрне ясау буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Хезмәткәрләр тәкъдим иткән күргәзмәләр «Виртуаль китап күргәзмәләре дөньясында» төбәкара һөнәри бәйгесендә призлы урыннар яулады.
Теманы дәвам итеп әйдәп баручы библиограф Р. Ә. Борһанова «PowerPoint» һәм «Киностудия» программаларында виртуаль күргәзмәләр ясау» дип аталган мастер-класс уздырды. 
Семинар автоматлаштыру бүлегенең мөдире Р.Д.Салихова һәм әйдәп баручы китапханәчесе Г.Р.Әхмәтшина тарафыннан әзерләнгән «PRO.Культура.РФ порталында язманы әзерләү кагыйдәләре» һәм «Prezi.com онлайн-сервисында презентацияләр әзерләү» дигән гамәли консультацияләр белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: