Россиянең бөек императоры

Бөек Петр I 
Ру
сия патшасы һәм бөтенроссия императоры
1672 елның 9 июне – 1725 елның 8 феврале

Кыскача белешмә

Идарү итү еллары: 1682-1725
Патша таҗы кидерү тантанасы: 1682 елның 5 июле
Хакимияткә килүе: Софья хакимияте бетерелеп, мирас хокукы буенча тәхеткә утыра 
Аңа кадәр хакимлек итә: Фёдор III Алексеевич
Хакимдәше:  Иван V (абыйсы, 1696 ел – вафатына кадәр хакимлек итә)
Аннан соң хакимлек итә: Екатерина I Алексеевна (хатыны)
Тугандагы исеме: Пётр Алексеевич Романов
Яшәгән еллары: 1672-1725
Тулы яше: 52
Туган көне: 1672 елның 9 июне
Кайда туа: төгәл билгеле түгел 
Вафаты: 1725 елның 8 феврале
Кайда вафат була: Санкт-Петербург, Россия империясе
Кайда җирләнә: Петропавлов соборы, Санкт-Петербург
Ата-анасы
Әтисе: Алексей Михайлович Романов
Әнисе: Наталья Кирилловна Нарышкина
Беренче хатыны: Евдокия Лопухина
Икенче хатыны: Екатерина Алексеевна
Балалары:
Беренче гаиләдән
Уллары: Алексей Петрович, Александр
Икенче гаиләдән
Кызлары: Анна, Елизавета, кече НатальяМаргарита, Екатерина
Уллары: Пётр, Павел

Хакимлек иткән вакытында төп казанышлары:

Петр 1 Казанда

– Безнең төбәк турында Петр указлары 
– Казанга килүе
– Фарсы походы

Петр 1: Казанга – Адмиралтейство

1697-1698 елларда Европага бөек илчелек
Россия Империясе һәм Бөтенроссия Императоры исеменә нигез салына.

Синод барлыкка килү
Сенат төзелү
Даими армия булдыру
Губерналарга бүленү
Флот булдыру һәм үстерү
Ранглар турында табель барлыкка килү
Санкт-Петербург шәһәренә нигез салыну һәм төзелү
«Сакалга салым» кертелү
Беренче Россия газетасы чыгарылу
Мануфактура һәм сәнәгать үсеше 
Тох, алкоголь һ.б. товарларга акцизлар кертелү

Монополияләрне гамәлгә кую
Бердәм мирас турында указ
Яңа төп салым «Кеше башына салына торган» — «Подушная податьи» кертелү

Файдалы сылтамалар

Россия Президенты Владимир Путин 2022 елда Россия императоры Петр I нең тууына 350 ел тулуны бәйрәм итү турында Указны имзалады. Документ Кремль сайтында басылып чыккан.

Бүлек император Петр I вакытындагы китап басу һәм китапханә эшенә багышлана. Петр китапның зур мәдәни ролен аңлаган һәм бәяләгән һәм китап басу, рус һәм чит телдә язылган китапларның русчага тәрҗемәләрен басып чыгару өчен күп тырышлыклар куйган.

Әлеге бүлек Петр Беренче турында виртуаль китап күргәзмәләрен, видео-презентацияләрне үз эченә ала. Монда тәкъдим ителгән материаллар Петр I нең Россия тарихында роле, аның хәрби җиңүләре, император керткән дәүләт үзгәрешләре турында сөйли.

Бүлек төрле елларда беренче россия императоры образының экранда чагылышын күзәтергә мөмкинлек бирүче Петр I турында фильмнарга багышлана. Петр 1 турында кинофильмнарны карап, сез аларда патшаның ничек сурәтләнүе һәм тарихи прототипына кайсы якынрак туры килүе турында белә алачаксыз.

Бу бүлектә без Петр I шәхесенә кагылышлы төрле вакытта иҗат ителгән төрле осталарның эшләрен тупларга тырыштык. Танылган рәссамнар һәм сынчылар патша шәхесенә карата үзләренең мөнәсәбәтен төрле формаларда белдерергә омтылган. 

Бүлектә Бөек Петр эшчәнлегенә багышланган танып белү викториналары тәкъдим ителә.

Бу бүлектә китапханәдә узучы Бөек Петрның тууына 350 ел тулуга багышланган вакыйгалар урнаштырылды.

 

 

 

 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.