Тукай һәйкәле

10277_560a6078cb6962011 елның 22 ноябре көнне Чаллыдагы татар җәмәгатьчелеге бөек Тукай тантанасын бәйрәм итте. Бу көнне, ниһаять, Чаллы каласында да милләтебез символы булган Габдулла Тукай хөрмәтенә һәйкәл ачылды.
Шәһәр зыялылары әлеге вакыйганы инде дистә еллар буена көтеп алган иде. Тантанага Казан каласыннан да күп кунаклар килде. Татар шигъриятенә һәм аның йөзек кашы Тукайга багышланган тантаналар әүвәл Чаллы татар дәүләт драма театры бинасында әдәби түгәрәк өстәл үткәрүдән башланды. Аны Чаллы Язучылар оешмасы рәисе Вахит Имамов алып барды. Әдәбият сөючеләр алдында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибрагимов, ТР Дәүләт Советы депутатлары, халык шагыйрьләре Разил Вәлиев белән Роберт Миңнуллин, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррир урынбасары Газинур Морат, Г.Камал исемендәге академия театры директоры Шамил Закиров, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов белән Фуат Әбүбәкеров, Чаллыда яшәүче әдипләрдән Айдар Хәлим, Айрат Суфиянов, Факил Сафин чыгыш ясады. Кунакларны Чаллы шәһәр хакиме урынбасары Флера Андреева сәламләде.
Аннары тантаналар Тынычлык проспектындагы Г.Тукай скверына күчте. Буран-салкынына карамастан, биредә татар җәмәгатьчелеге җыелган иде. Шәһәр халкы алдында Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков чыгыш ясады һәм бүген чаллылылар кичергән олы бәйрәм белән котлады. Аннары Чаллы шәһәр хакиме Вәсил Шәйхразиев фәрманы буенча Тукай һәйкәле өстендәге япма алынды, һәм халык алдында яшь һәм гайрәтле Тукай сыны (сынчысы В.Демченко) калкып чыкты. Чаллыга кунакка килгән Казан кунаклары да, бу төбәктә яшәүче әдипләр дә әлеге күңелле вакыйга уңаеннан шәһәрдәшләребезне тәбрикләде.

 

Чыганагы: Чаллыда Тукай һәйкәле// Мәйдан.-2011.- №12.- Б. 3-4.