АБОНЕМЕНТ СЕКТОРЫ

Абонемент секторы – үзәк китапханәнең яшьтәше. Ул КамАЗ төзелеше башланган елларда ук ачылган беренче бүлек. 2014 елда комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге составына кертелә.

Абонемент секторы үзенең укучыларына китапханәдән тыш куллану өчен китапханә фондыннан документларны алу хокукы бирә.

Абонементта укучыларга өйдә уку өчен бик күптөрле нәфис әдәбият тәкъдим ителә, шулай ук тарих, әдәбият белеме, философия, психология, дин, сәнгать һәм башка өлкәләр буенча китаплар сайлап алырга була. Сектор классик һәм заманча төрле илләрнең нәфис әдәбияты, энциклопедик һәм белешмә характердагы басмалардан торган бай фондка ия. Социология, тарих, икътисад, философия, педагогика фондлары соңгы елларда чыккан басмалардан формалаштырылган. Күптөрле китаплар арасында кирәген сайлап алырга Абонемент хезмәткәрләре ярдәм итәчәк, шулай ук залның китап киштәләрендә кирәкле китапны укучылар үзләре сайлап алырга да мөмкин, чөнки фондларның төп өлеше ирекле сайлау өчен ачык.

Бүлек шәһәрнең 20 яшьтән өлкәнрәк булган укучыларына хезмәт күрсәтә. Абонемент укучыларны яздыра, китапханә хезмәте күрсәтә, үз фонды базасында тематик сорауларга җавап бирә, кулланучылар даирәсе һәм аларның мәгълүмати ихтыяҗын өйрәнә, юбилей күргәзмәләре һәм яңа китаплар күргәзмәләре оештыра. Даими укучылар өчен күп укыла торган сайланма әдәбият – детектив, фантастика, тарихи һәм хатын-кызлар өчен, гаилә белән уку өчен романнар туплана. Ай саен тематик китап күргәзмәләре, массакүләм чаралар уздырыла.

01
02
DSC04663

Өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә аерым игътибар бирелә. Алар өчен өйләренә килеп  китапханә хезмәте күрсәтү оештырылган. Пенсионерлар өчен «Сәламәтлек» клубы эшли. Анда өлкәннәр табиблар, дәвалану гимнастикасы инструкторлары, фармацевтлар, психологлар белән очраша. Шулай ук клубка йөрүчеләр өчен һәрвакыт авыруларны кисәтү һәм дәвалау буенча китап күргәзмәләре тәкъдим ителә.

DSC04857 DSC05002 DSC04859

Абонемент Кама автомеханика техникумы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Ел дәвамында укучылар өчен рус һәм чит ил әдәбияты классиклары иҗаты буенча чаралар үткәрә.

Абонемент секторы мөдире – Бәдртдинова Әлфия Фатих кызы.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: