24 нче санлы китапханә (Яңа шәһәр, 56/15А йорты)
«ҮКС» МБУнең 24 нче санлы китапханәсе НИГЕЗЛӘМӘСЕ Адресы: Эш тәртибе Июньнән августка кадәр: Тел.: (8552) 58-97-86
Безнең шигарь: «Без барлык китап сөючеләрне һәм гомер буе белем алуга омтылучыларны сәламлибез».
Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 24 нче санлы китапханәсе 1986 елда Яңа шәһәрнең 7; 9; 11; 32; 56; 58; 59; 60; 62 нче мәхәлләләрендә яшәүчеләргә китапханә хезмәте күрсәтү өчен ачыла. Китапханәдә балалар һәм олылар абонементы, уку залы эшли. Китап фонды универсаль, төрле форматтагы (китаплар, журналлар, CD-ROМ, DVD, Интернет мәгълүмат базасы) 20 000 нән артык документны тәшкил итә.
Монда сез белемнең барлык өлкәләре буенча төрледән-төрле китаплар, энциклопедияләр, белешмәлекләр, сүзлекләр, нәфис әдәбият һәм балалар, өлкәннәр өчен вакытлы матбугат таба алырсыз. Китапханә бүлекләрендә һәркем кирәкле китабын үзе сайлап ала ала. Кирәк булса, киңәш яисә ярдәм сорап китапханәчегә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Филиалда өлкән буын вәкилләре белән очрашу кичәләре, әдәби-музыкаль һәм тематик кичәләр уздырыла. Мәктәп балалары белән эштә уен формалары – мастер-класслар, конкурслар, викториналар, сканвордлар, ребуслар кулланыла. 24 нче санлы китапханәнең эшчәнлеге 56, 58 нче урта мәктәпләр, Н.Кайманов исемендәге кадет мәктәбе, 57 нче гимназия, «Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей» интернат, Чаллы педагогия көллияте, 89 нчы балалар бакчасы-махсус башлангыч мәктәп, 55, 59, 95 нче балалар бакчалары белән берлектә алып барыла. Нәни китап сөючеләр махсус китапчыклар, панорамалы китаплар, кызыклы танып белү журналлары белән таныша ала. Алар өчен экскурсияләр (видео) һәм китапханә дәресләре оештырабыз.
Китапханә «56 комплекс» ҖЧҖе, «Меридиан» яшүсмерләр клубы белән хезмәттәшлек итә. Китапханәчеләр уен мәйданчыкларында, шәһәрнең парк һәм скверларында еш кунак була.
Безнең казанышлар:
1996 ел – 1995 елгы эш нәтиҗәләре буенча 2 нче урын өчен Диплом; 1997 ел – 1996 елгы эш нәтиҗәләре буенча 3 нче урын өчен Диплом; 2000 ел – 1999 елда актив иҗади эш алып барганы өчен Диплом; 2000 ел – «Шәһәр һәм шәһәрдәшләр» бәйгесендә иң яхшы чара өчен Диплом; 2001 ел – Халыкка иң яхшы китапханә хезмәте күрсәткән өчен Диплом; 2001 ел – «Матурлык дөньяны коткарыр» бәйгесе кысаларында иң яхшы массакүләм чара өчен Грамота; 2004 ел – 2003 елгы эш нәтиҗәләре буенча микрорайонның уку йортлары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек алып барган өчен Диплом; 2008 ел – 2007 елгы эш нәтиҗәләре буенча китапханәнең социаль партнерлары белән берлектә башкарылган эшне иң яхшы оештыручы буларак Диплом; 2008 ел – Россиядә Китап уку елына багышланган иң яхшы программа өчен Диплом; 2009 ел – Гаилә елы кысаларында иң яхшы китапханә эшен оештырган өчен Диплом; 2011 ел – «Күркәм китапханә» һөнәри бәйгесе кысаларында «Бишектән үк укыйбыз» исемле иң яхшы проекты өчен Диплом. 2016 ел – «Тукай дөньясына сәяхәт» Беренче Бөтенроссия акциясендә катнашучы Дипломы. 2017 ел – «А. Линдгрен һәм аның яраткан геройлары» Республика акциясендә катнашучы Дипломы. 2018 ел – «Балаларга сугыш турында укыйбыз» IX Халыкара акциясендә катнашучы Дипломы. 2019 ел – «Балаларга сугыш турында укыйбыз» X Халыкара акциясендә катнашучы Дипломы. 2019 ел – «Book-продвижение» социаль челтәрдә иң яхшы китапханә төркеменә һөнәри бәйге Дипломы. 2020 ел – «Без синең оныкларың, ҖИҢҮ!» Төбәкара акциясендә катнашучы Дипломы. 2020 ел – «Профсоюз гаиләм минем, тормыш юлында да аның белән» бәйгесенең «Китапханә тормышының бер көне» номинациясендә җиңүче Дипломы. Китапханә җитәкчесе: Каткова Галина Валерьевна. Үткәрелгән чаралар «Космик әлифба»: уен-сәяхәт (0+) «Яшәгән ди булган ди… Корней Чуковский»: танып белү уены (0+) |