23 нче санлы китапханә (ЗЯБ, 18/38 йорты)

Китаплар дөньясына рәхим итегез!

«ҮКС» МБУнең 23 нче санлы китапханәсе НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Адресы: Яр Чаллы, Жуков ур., 10/48 йорты, 1-3 нче фатирлар (ЗЯБ, 18/38 нче йорт).
(«17 нче мәхәллә» тукталышы).

Эш тәртибе
Сентябрьдән майга кадәр
китапханә түбәндәге тәртип буенча эшли:
Дүшәмбе-җомга – 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.
Шимбә – 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.
Ял көне – якшәмбе.

Июньнән августка кадәр:
Дүшәмбе-җомга – 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.
Ял көне – шимбә, якшәмбе.
Санитар көн – һәр айның соңгы пәнҗешәмбесе.

Тел.: (8552) 46-51-51
Е-mail: library_23@mail.ru

Без социаль челтәрдә

Безнең турында

23 нче санлы китапханә 1984 елның 21 февраленнән «Камгэсэнергострой» профком берләшмәсенең Заводара ҮКСнең 13 нче санлы китапханәсе буларак ЗЯБ бистәсендә 18/38 йортында эшли башлый.
1990 елда китапханә Чаллы шәһәренең ҮКС ведомствосына күчә һәм 23 нче санлы китапханә дип атала.  2010 елда, аңа 26 нчы китапханә кушылып, тагын да зурая.
23 нче санлы китапханә – балалар һәм олыларга хезмәт күрсәтү абонементлары, шулай ук аерым уку залы булган җәмәгать китапханәсе.
Уку залы бар категория кешеләргә дә хезмәт күрсәтә. Китапханә 2018 елда түбәндәге вакытлы матбугатка язылды.
Журналлар: Вокруг света, Гаилә учагы, Здоровье, Карамельки, Лиза, Маруся, Маша и Медведь, Мне 15, Наука и жизнь, Приключения Скуби-ду, Ромео и Джульетта, Смешарики, Том и Джерри, Юный натуралист, Юный эрудит.
Газеталар: Акчарлак. Көмеш кыңгырау, Комсомольская правда, Шәһри Чаллы, Юлдаш.

All-focus
All-focus
23ф. Открытый фонд
23ф. Королевство невыдуманных наук. Энциклопедии для детей
23ф. Книги А. С. Пушкина
23ф. КВ Классики- детям
23ф. Детский абонемент
23ф. Выставка для летнего чтения
All-focus

Безнең укучыларыбыз

Китапханәнең төп укучылары – 4, 6 нчы урта мәктәп һәм 69 нчы махсус коррекция мәктәбе укучылары, студентлар, яшьләр, 17, 17А, 18, 19 мәхәлләләрендә, Кызыл Чаллы һәм Мәләкәс аръягы микрорайоннарында яшәүчеләр. Беренче укучы бәйрәме – теркәлү башлану бик популяр. Тантаналы шартларда, иң актив укучы булып калырга дигән теләк белән, беренче сан бирелә. Китапханәгә иң күп йөрүчеләр пенсионерлар һәм сәламәтлеге чикләнгән кешеләр. Һәр елны китапханәдә Өлкәннәр көне, Әниләр көненә багышланган тематик кичәләр, әдәби кунакханәләр уздыру традициягә әйләнде.

Безнең эш юнәлешләре

Еллык планга ярашлы рәвештә китапханәнең эше уку культурасы булдыру, китап һәм укуга тарту, төрле төркем кулланучылар өчен социаль яктан әһәмиятле мәгълүматны куллану мөмкинлеге  һәм социаль партнерлар белән үзара мөнәсәбәт булдыру кебек максат һәм бурычларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән. 

Китапханә түбәндәге юнәлешләрдә эш алып бара:
– туган як әдәбиятын пропагандалау;
– экология буенча әдәбият;
– тарихи-патриотик тәрбия;
– Сәламәт тормыш рәвеше турында;
– хокукый агарту;
– һөнәри ориентациядә ярдәм итү буенча эш;
– китап һәм укуны алга җибәрү. 

Безнең проектлар һәм программалар

Безнең китапханә беренчеләрдән булып максатлы программа буенча эшли башлады. Бу – «Яхшы сәламәтлеккә юл». Аның максаты – яшүсмерләрдә сәламәт тормыш рәвеше формалаштыру, зарарлы гадәтләрне кисәтү. Әлеге программа буенча башкарган эше өчен китапханәбез «Китапханә – сәламәтлек җирлеге» республика бәйгесе җиңүчесе булды; балалар өчен «Тукай варислары», «Балачак әдипләре», «Язучылар иленә сәяхәт», «Матурлык дөньясында», «Мин сугышта булдым кебек…», «Китап битләрендә табигать» программалары буенча татар шигъриятенә багышланган әдәби кичәләр, җирле язучылар, иҗат әһелләре белән очрашулар, балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итүче төрле бәйгеләр, уен программалары оештырылды. Шунлыктан нәкъ менә безнең укучыларыбыз «Татарстанның шигъри таҗы» шәһәр бәйгесе, «Яшь рәссам күзлегеннән дөнья», «Утлы еллар» республика бәйгеләре призерлары булды. 2014 елда «Мурзилка» Россия журналы белән хезмәттәшлеге өчен редакция тарафыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Парклар һәм скверлар елы кысаларында китапханәдә яшүсмерләр өчен «ЮНЭКОЛ» клубы оештырылды. Әлеге клуб кысаларында «Шәһәремнең экосукмаклары» проекты өчен «Җир сулышы» республика бәйгесе Дипломанты булды.
Китапханәдә яшьләр белән эш алып барыла. Яшьләр өчен «Хәзер модада…», «Тинейджер. Үсеш вакыты»,  «+» билгесе белән тормыш», «Йөзләгән бөек…», «Асыл балалар тормышы», «Шәһәремнең экосукмаклары», «Мин – яшь шәһәр кешесе!», Туган ягым – Татарстан», «Сәнгать. Иҗат. Матурлык», «Һөнәри гид» программалары эшләнде.
2021 елда яшьләр белән эш «Яшьләр. Уку. Уңыш», «ЭКО стилендә тормыш» программалары буенча дәвам иттереләчәк.
Китапханәбездә балаларның җәйге укуын оештыру тәҗрибәсе дә кызыклы һәм игътибарга лаек. Безнең тарафтан җәйге уку буенча «Җәй, Китап һәм Мин» максатчан программасы эшләнде. Ел саен «Китаплы җәй», «Каникулларга китап белән» дигән китап күргәзмәләре әзерләнә. 
Китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшкә, балаларны кечкенәдән үк китап укуга тартуга зур игътибар бирә. Безнең башлангыч белән микрорайон балалар бакчаларында китап белән эш оештырылды. Беренче сыйныфлылар өчен «Без хәзер балалар гына түгел – без хәзер китап укучылар» исемле китап укучыга багышлау чарасы – үзе бер онытылмас бәйрәм. «Китап йорты» сезгә танышмы» театральләштерелгән экскурсияләр дә балаларның күңеленә хуш килә.
Һәр елны китапханәдә «Китап бүләк итәр вакыт!» акциясе үтә. 
«Ирекле китап алмашу» буккроссингы – стеллажы әзерләнде, укучылар анда үз китапларын калдыра һәм ошаган китапларын өйгә алып китә ала. 
«Укучының мәдәни көндәлеге» республика проекты кысаларында, китапханәдә мәдәният дәресләре, әдәби викториналар циклы һәм төрле бәйгеләр уздырыла.
Китап һәм укуның престижын арттыру, уку активлыгын стимуллаштыру максатларында, без «Дустыңны китапханәгә алып кил!», «Китапханә кафедрасы артында укучы», «Сулагайлар көне» акцияләре, 18 нче мәхәлләнең җирле иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә Шәһәр көненә багышланган «Ишегалды бәйрәме» оештырабыз.
Татарстан Республикасы буенча Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм Россиядә Александр Невский елы кысаларында төрле чаралар планлаштырылган. 
Китапханә төрле республика һәм шәһәр акцияләрендә актив катнаша. 

Безнең казанышлар

Филиал күп мәртәбә төрле һөнәри бәйгеләрдә җиңү яулады:
– Татар шагыйре Мөхәммәдьярның 500 еллыгына багышланган бәйгедә 1 нче урын;
– Казанның 1000 еллыгына багышланган иң яхшы сценарийга республика бәйгесендә 3 нче урын;
– 2006 елгы эш нәтиҗәләре буенча, Россиядә Китап уку елына багышланган иң яхшы программага бәйгедә; «Мин һәм минем шәҗәрәм» һөнәри бәйгесенең «Иң яхшы библиографик кулланма» (2009) номинациясендә 1 нче урыннар;
– Спорт һәм сәламәт тормыш рәвеше елы кысаларында 2009 елгы эш нәтиҗәләре буенча җиңүче;
– 2011 елда «XXI гасырга Тукай белән» исемле республика эрудитлар бәйгесендә призлы урын;
– «Күркәм китапханә» һөнәри бәйгесендә «Шундый төрлеләр һәм шундый бертөрлеләр» иң яхшы проекты өчен 1 нче урын;
– 2014 елда «Укырга киңәш итәм» һөнәри бәйгесендә 1 нче урын;
– 2015 елда «Китап белән портрет» шәһәркүләм фотобәйгесендә 2 нче урын;
– 2016 елда «Татарстан – туган җиребез» виртуаль күргәзмәләр һөнәри бәйгесендә 3 нче урын;
– 2017 елда «Китапханә & Экология» төбәк-китапханә бәйгесендә 3 нче урын;
– 2018 елда  Со-Творение Борис Заходер иҗади үсеш үзәгенең китапханәләр өчен «Вообразилия тылсымчысы» Бөтенроссия бәйгесе лауреаты Дипломнары; ЗЯБ бистәсе 18 нче мәхәлләнең «УЮТ» җирле иҗтимагый үзиадрәсенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде;
– 2019 елда – китапханә турында иң яхшы мәкаләгә һөнәри бәйгенең «Китапханә дөнья ачты» номинациясендә 2 нче урын алды;
– 2020 елда  – «Чаллы Бөек Ватан сугышы елларында» онлайн бәйгесендә, «Сезгә таныш Сергей Есенин» интернет-викторинасында катнашып, I дәрәҗә Дипломнар алды.  «Профсоюз  – минем гаилә, син һәм мин гомер буе аның белән» бәйгесендә II урын өчен Дипломга ия булды. 
Китапханә фонды –  34825 данә китап һәм брошюралар.

БЕЗНЕҢ КИТАПХАНӘ – УЛ СЕЗНЕҢ КИТАПХАНӘ!
КИТАПЛАР ДӨНЬЯСЫНА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!

Китапханә эше турындагы кызыклы яңалыклар, үткәрелгән чаралардан фотолар, күргәзмә, бәйгеләр турында НЭБ РТ битләрендә,  «ҮКС» МБУнең рәсми сайтында, шулай ук «ВКонтакте»дагы төркемебездә id419577066 таныша аласыз.

 Китапханә җитәкчесе: Фәния Вазит кызы Сәмигуллина.

Үткәрелгән чаралар

«Экологик калейдоскоп»: экосәгать (12+)

«Габдулла Тукай әсәрләре буйлап сәяхәт»: квест-уен (0+)

«Туган җирнең милли җырлары»: интеллектуаль уен (12+)

«Бөек рус драмасы остасы»: әдәби кунакханә (12+)

«Сәламәтлеккә – яшел ут!»: мәгълүмат көне (12+)

«Композитор, пианист, дирижер»: музыкаль кунакханә (12+)

«Шигърият чишмәсе – ул матурлык»: шигърият сәгате (12+)

«Минем яраткан газетам – «Көмеш кыңгырау»: вакытлы матбугат сәгате (6+)

«Дөрес сөйләш»: танып белү квизы (12+)

Балалар һәм яшүсмерләр атналыгына «Китап карнавалы» бәйрәме (6+)

«Бар җәнлекләрнең анасы»: экологик калейдоскоп (6+)

«Космик юллар штурманы»: танып белү уены (6+)

«Спорт. Матурлык. Нәфислек»: телдән журнал (12+)

«Сайлау алдында»: танып белү сәгате (12+)

 «С.Сахарновның ямьле дөньясы»: эко-викторина (6+)

«Сугышчы сукмагыннан»: интеллектуаль квест (6+)

«Муса Җәлил – балаларның дусты» иртәсе (0+)

Урман темасына уен-викторина (6+)

«Тинейджерлар өчен интернетка старт»: юл күрсәтүче китапханә сәгате (12+)

«Сталинградның тиңдәшсез батырлыгы»: тарих сәгате (6+)

«Шарль Перро әкиятләре эзләре буйлап»: әдәби уен (6+)

«Китаплар дөньясына рәхим итегез» экскурсиясе (0+)

«Ленинград геройларын искә алабыз»: хәтер сәгате (12+)

 «Яңа ел хәзинәләрен эзләп»: уен программасы (6+)

2022 ел

«Уенчык ясау осталары»: әңгәмә (6+)

«Үзеңә ышан»: уен программасы (12+)

«Ана күңеле яктысы»: Әниләр көненә багышланган әдәби-музыкаль сәгать (6+)

«Кирәкле сүзләр табылыр»: Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көненә квест-уен (12+)

«Кыш моңнары»: әдәби-музыкаль кичә (18+)

«Китап лабиринты»: уен-сәяхәт (6+)

«Гасырлар аша үтүче юл»: тарих сәгате (12+)

«Китап урамы буйлап барам»: экскурсия (6+)

«Табигать серләре»: танып белү сәгате (12+)

«Көмеш гасыр алиһәсе…»: шигърият сәгате (12+)

«Бу гаҗәеп җәнлекләр»: уен-викторина (6+)

Китапханә хиты (6+)

«Балаларга интернетта ничек йөрергә?»: брейн-ринг (12+)

«Көз патшалыгына сәяхәт»: танып белү уены (12+)

«Өйрәнелгән дәресләр илендә»: интеллектуаль уен (12+)

«Хәтер шәме»: Террорчылыкка каршы көрәшкә теләктәшлек белдерү көне уңаеннан хәтер сәгате (12+)

«Кәкре Көзгеләр патшалыгы әкиятчесе»: квест-уены (12+)

«Яраткан шәһәрем»: Республика көненә акция (12+)

 «Курск сугышы утында»: тарих сәгате (12+)

«Безнең данлы символлар»: Россия Федерациясенең Дәүләт байрагы көненә танып белү уены (12+)

Праздник «Книжная улица радости» (6+)

«Шатлыклы китап урамы» бәйрәме (6+)

«Бәхет өчен ромашка»: уен программасы  (12+)

«Мин шахмат уйнарга яратам»: шахмат турниры (12+)

«Эх, халык җыел! Ярминкә бара!»: уен программасы (6+)

«Нарко-STOP!»: мәгълүмати-танып белү сәгате (12+)

«Кырда үскән ак каен»: танып белү уены (12+)

«Гаилә һәм китаплар арасында»: бәйрәм чарасы (0+)

«Халык кәсепләре»: бизәү буенча танып белү сәгате (6+)

«Данлы шагыйрь патшалыгы» Россиядә Пушкин көне уңаеннан шигърият сәгате (12+)

Славян язуы һәм мәдәнияте көненә танып белү уены (6+)

«Балачак – иң яхшы планета!»: Балаларны яклау көненә бәйрәм (6+)

«Петр Беренче реформалары: уңай һәм тискәре яклары»: тарих сәгате (12+)

«Йөрәкләрдә һәм китапларда сугыш турында хәтер»: тарих сәгате (12+)

«Шүрәледә кунакта» шигърият сәгате (6+)

Экологик белемнәр көненә багышланган «Китапханә экотуры» (6+)

«Чәй эчү – күңелле вакыйга!»: танып белү сәгате (12+)   

«Галәмне яулап»: танып белү уены (6+)

«Сәламәт булсаң, бар да булыр»: сәламәтлек сәгате (12+)

«Китап – минем юлдашым»: әдәби уен (6+)

«Рифма туу»: шигърият сәгате (6+)

 «Туган телнең энҗе бөртекләре»: мәкаль һәм әйтем белгечләре бәйгесе (6+)

 «Армиядә бер көн»: квест-уен (6+)

«Россияне янәдән тудыручы»: тематик кичә (12+)

«КуркынычСыз интернет»: интеллектуаль уен (6+)

2021 ел

«Дуслык кулын суз»: тәрбия сәгате (6+)

Китап – кешенең гаҗәеп ачышы (6+)

Ана мәхәббәте белән дөнья ямьле (0+)

«Чиксез иҗат»: икенчел материалдан кул эшләнмәсе ясау буенча мастер-класс (6+)

«Табигатьнең шикаятьләр китабы»: телдән журнал (6+)

«Чал чәчне без бүген данлыйбыз» акциясе (18+)

«Һәвәскәр механик Кулибин»: танып белү сәгате (6+)

«Могҗизалар мәктәбе»: табигый материаллардан кул эшләре ясау буенча мастер-класс (6+)

«Яраткан китаплар» акциясе (12+)

«Террорга каршы бергә»: тынычлык дәресе (12+)

«Китап уку урыны»: буккроссинг (6+)

Символикалар буенча квест (12+)

«Китап укучылар эскәмиясе»: акция (0+)

«Шәһәрем язучылары»: экспресс-викторина (12+)

Тылсымлы ил буйлап сәяхәт (6+)

Яшь табигать сөюче маҗаралары (6+)

«Әдәби Сабантуй» уен программасы (6+)

Гасырлар уза, ә Пушкин исеме онытылмый (6+)

«Балачак илендә»: Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм (0+)

«Экология һәм туклану»: танып белү-уен программасы (6+)          

«Хәтеребезгә тугры калабыз!»: батырлык сәгате (6+)

«Гаилә белән укыйбыз»: гаилә белән уку көне (6+)

Шарлотта Бронте иҗаты буенча кичә-портрет (12+)

«Халык сине «Бөек» дип атады»: тарих сәгате (6+)

Габдулла Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре дөньясында (0+)

«Яхшы сүзләр бүләк итегез» бәйрәме (6+)

«Космоска юл» уен-сәяхәте (12+)

Китап күргәзмәсе янында сәламәтлек турында әңгәмәләр (18+)

Иксез-чиксез иҗат (6+)

Китапханәдә әдәби чемпионат үтте (12+)

Яшьләр – яшьләр өчен (12+)

«Уйлап табучы балалар» танып белү сәгате (12+)

«Язгы гөлләмә» мастер-классы (6+)

«Сугыш буйлап кызлар бара»: шигърият сәгате (12+)

«Йөрәктән йөрәккә» әдәби уены (12+)

Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйге-уен программасы (6+)

«Туган тел – саекмас чишмә»: танып белү сәгате (12+)

«Кечкенә дусларга» әдәби сәгате (6+)

«Серле Такташ дөньясы» кичә-портреты (12+)

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: