КИТАПХАНӘ БИНАСЫН АРЕНДАЛАУ

Хөрмәтле дуслар!

🏛Әгәр сез чара, очрашу оештырырга яки дәресләр уздырырга телисез, һәм сезгә уңайлы бина кирәк икән, китапханә бинасы яхшы вариант булырга мөмкин. Китапханә бинасын арендалау тәкъдиме теләге булганнарга уңайлы эш алып бару һәм клиентлар яки хезмәттәшләр белән очрашу өчен барлык кирәкле шартларны тудыра ала. 
Китапханә бинасын сәгатьләп яки берничә сәгать яисә көнгә, шулай ук берничә айга озакка арендаларга мөмкин.

‼Бинаны арендалау өчен алдан язылу кирәк. Бәйрәм яки истәлекле даталар чорында бронь мөмкинлеге чикләнгән булырга мөмкин. Шунлыктан үзегезгә кирәкле вакытка бинаның буш булу-булмавы турында белү өчен китапханә белән алдан ук элемтәгә керергә киңәш итәбез. Элемтә өчен телефоннар🔔 89510619160, 8(8552)70-02-54

Кирәкле датаны броньлау өчен, сезгә сылтама буенча керергә кирәк.

🏡Безнең адрес: Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары, 4/14 А (ГЭС, «Татарстан» кунакханәсе артында).

2024 елның гыйнварыннан апреленә кадәр гаризалар кабул итәбез.

Поделиться: