Карантин шартларында ике төп сорау: нәрсә белән шөгыльләнергә һәм нинди мавыгу табарга. Китапка кереп чуму – кырыс чынбарлыктан качуның иң яхшы ысулларының берсе. Шуның өстенә, хәзер күптөрле яхшы китапларны бушлай укырга һәм хәтта тыңларга мөмкин.

«ЛитРес: Китапханә» махсус программасы кулланучыларга үзенең электрон китапларын тәкъдим итә. Әдәбиятка вакытлыча керү рөхсәте алу өчен, анда теркәлергә һәм «укучы билеты» алырга кирәк. 


Литреста логин һәм парольне онлайн рәвештә дә алырга була. Моның өчен library-oa@mail.ru электрон адресына рөхсәт сорап хат язарга кирәк. Анда фамилия, исем, әтисенең исеме, туу вакыты, электрон адрес күрсәтелә. Сезгә, китапханә китаплары белән куллана алу өчен, логин һәм пароль җибәреләчәк.

Сервис белән куллану шартлары онлайнда да гадәти китапханәдәгечә: укучыларга китаплар 14 көнгә бирелә, әгәр укып бетерергә өлгәрмәсәгез, китапны тагын алырга мөмкин.

«ҮКС» МБУ электрон басмалар фондында «ЛитРес»тан алынган түбәндәге китаплар бар: 

ИсемеТөреАвторы
451 градус по ФаренгейтуЭлектрон китапРэй Брэдбери
После тебяАудиокитапДжоджо Мойес
Триумфальная аркаЭлектрон китапЭрих Мария Ремарк
Чудо голоданияАудиокитапПоль Брэгг

«ЛитРес: Китапханә» проекты «ЛитРес» каталогындагы 50 мең әсәрне бушлай укырга рөхсәт итә. 

Үзегезгә ошаган китапны сайлап алыгыз һәм укыгыз, «ЛитРес»ның «Укы!» һәм «Тыңла!» кушымталарында теләсә кайсы электрон җайланмада аларны тыңлагыз. Гаджетларга яздырылган әсәрләрне шулай ук офлайн режимда укырга мөмкин булачак.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться:

Spelling error report

The following text will be sent to our editors: