«ЛитРес: Китапханә» махсус программасы кулланучыларга үзенең электрон китапларын тәкъдим итә. Әдәбиятка вакытлыча керү рөхсәте алу өчен, анда теркәлергә һәм «укучы билеты» алырга кирәк.
Литреста логин һәм парольне онлайн рәвештә дә алырга була. Моның өчен library-oa@mail.ru электрон адресына рөхсәт сорап хат язарга кирәк. Анда фамилия, исем, әтисенең исеме, туу вакыты, электрон адрес күрсәтелә. Сезгә, китапханә китаплары белән куллана алу өчен, логин һәм пароль җибәреләчәк.