Үзәк балалар китапханәсендә – кышкы каникуллар (6+)

Кышкы каникуллар чорында Үзәк балалар китапханәсе барлык яшь китап сөючеләрне буш вакытларын файдалы итеп уздырырга һәм төрле кызыклы чараларда катнашырга чакырды.

цдб 3.01 (2)
цдб 3.01
цдб 4.01 (2)
цдб 4.01 (3)
цдб 4.01 (4)

3 гыйнварда китапханә эш көнен «Яңа ел лотереясы» акциясен үткәрү белән башлап җибәрде. Бу көнне балалар бүлегенә беренче булып килгән укучылар, «Могҗизалар кыры» барабанын әйләндереп һәм конверттагы биремнәрне үтәп, үз китап укучы санына ия булды.

4 гыйнвар көнне Үзәк балалар китапханәсендә яшь китап сөючеләр өчен почта открыткасының 150 еллыгына багышланган «Тылсымлы йорт» исемле яңа ел открыткасы ясау буенча мастер-класс узды. Балалар раштуа белән котлау открыткасының барлыкка килүе һәм аны Яңа ел белән Раштуа бәйрәмнәрендә дусларга, якыннарга, туганнарга җибәрү йоласының килеп чыгу тарихы турында белде. Шуннан соң укучылар алдан әзерләнгән материаллардан үз открыткаларын ясады. Балалары белән килгән әти-әниләр «Һәр өйгә открытка» дигән яңа ел открыткалары күргәзмәсе белән танышты. Аны оештыру өчен экспонатлар белән китапханәбез укучысы Илисә Гайсә кызы Ганиева тәэмин итте.

цдб 9.01 (2)
цдб 9.01
цдб кв (2)
цдб кв
цдб мастер класс 4.01

Кече яшьтәге мәктәп балалары «Кышкы әйлән-бәйлән уены» интерактив викторинасында катнашты. Санны сайлап алып, балалар төрле юнәлештәге – табышмаклар, кышкы спорт төрләре, кыш турында әкиятләр һәм төрле илләрдә Яңа ел темалары буенча сорауларга җавап бирде.

Уртанчы сыйныф укучылары Астрид Линдгрен, Даниэль Дефо, Джек Лондон кебек танылган язучылар иҗаты буенча «Чит ил язучыларының әдәби палитрасы» уен-викторинасында катнашты. Уен барышында балалар китап геройларының «кара тартмасы»ндагы әйберләрне танырга тиеш булды.

8 гыйнварда балалар бүлеге үз укучылары өчен раштуа багулары оештырды. Китап сайлар алдыннан, һәр бала капчыктан әкият геройларыннан яңа елга теләкләр тартып чыгарды. Катнашучыларга үзләренә чыккан теләк теләүче герой турындагы китапны укырга алырга тәкъдим ителде.

9 гыйнвар көнне «Агач ботагында кызылтүш» дигән пластилиннан аппликация ясау буенча мастер-класс узды. Балалар безнең якларда кышлаучы кошлар тормышыннан кызыклы фактларны белде, табышмакларга җавап эзләде. Үз куллары белән ясалган эшләрне яшь осталар бик теләп әти-әниләренә күрсәтте һәм өйләренә алып кайтып китте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: