«Читаем, учимся, играем» журналы китапханәчеләрне бәйгеләрдә катнашырга чакыра (18+)

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Быел «Читаем, учимся, играем» журналы редакциясе китапханәчеләр өчен ике кызыклы иҗади бәйге уздыра: «ВИДЕОчитальня» һәм «БиблиоКВЕСТ». Сезгә әлеге журнал битләрендә хезмәттәшләрегез белән тәҗрибә уртаклашырга тәкъдим итәбез. 

«ВИДЕОчитальня» мультимедиалы проектлар бәйгесе — интерактив форматка өстенлек бирүчеләр һәм балалар өчен виртуаль сәяхәтләр оештырырга яратучылар өчен. 

Бәйгенең шартлары:
– Темалар. Төрледән-төрле — кызыклы китап һәм әйләнә-тирә дөнья белән танышудан башлап гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә кадәр.
– Жанрлар. Виртуаль китап күргәзмәсе, кайсы да булса персонаж (язучы, шагыйрь, күренекле кеше һ.б.) турында сөйләү, буктрейлер, викторина, квест, экскурсия һ.б.
– Формат. Электрон файл белән җибәрелгән PowerPoint программасында презентация. Ул фото, анимация, кыска кереш аудио һәм видеоязмалар, сылтамалар һ.б  

– Күләм. 7-15 слайд.
– Нәтиҗәләр чыгару. 2021 елның 1 сентябре.
Эшкә авторның тутырылган карточкасын беркетергә (үрнәкне журналда яки liber.ru/index.php?area=autor сайтында карарга мөмкин – «Автор карточкасы»). Авторлык бары тик үзегезнеке генә булырга тиеш!
– Призлар. Җиңүчеләр акчалата бүләкләнәчәк: I урын — 17 000 сум, II урын — 12 000 сум, III урын — 7000 сум.

«БиблиоКВЕСТ» уен программалары бәйгесе — катлаулы маршрутлар төзергә, төрле башваткычлар уйлап табарга һәм пират сандыкларында яисә борынгы чемоданнарда хәзинә табарга  яратучы маҗара эзләүчеләр өчен. 

Бәйгенең шартлары:
– Проектның төре. Китапханә эчендә яки аннан читтә интерактив программа.
Темалар:
– «Дөньяви әдәбиятның алтын фонды». Проектның сюжеты мәктәп программасына яки класстан тыш уку өчен бирелгән исемлекләргә кертелгән кайсы да булса әдәби әсәр нигезендә төзелә.  
– «Бөек рус сүз осталары». Үзәктә – танылган язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты.
– «Китапханәдә маҗаралар». Балаларны китапханә бүлекләре һәм залларында ориентлашырга, кататлогларны кулланырга, кирәкле белешмә-библиографик мәгълүматны табарга өйрәтү.  
– «Туган көн иясен хөрмәтләү!». Әдәби биремнәр, китапханәдә үтүтче мастер-класслар һәм китап сюрпризлары белән бәйрәм программасы.
– «Бар һөнәрләр дә мөһим». Төрле белгечлекләр, шул исәптән китапханәче һәм библиограф турында мавыктыргыч биремнәр, танып белү тестлары һәм театральләштерелгән өзекләр кертелгән проект.
– Формат. Фоторепортаж (мөһим) яки видеоязма (мөмкинлек булса) кушылган сценарийның җентекләп язылган тексты. 
– Программада катнашучыларның яше. 11-18 яшьлек балалар өчен.
– Нәтиҗәләр чыгару. 2021 елның 5 октябре.
– Призлар. I урын — 15 000 сум, II урын — 10 000 сум, III урын — 5000 сум.
Һәр эшкә автор карточкасын да өстәргә һәм «На конкурс «ВИДЕОчитальня» или «БиблиоКВЕСТ» дигән билге белән liber@liber.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.  

Методик һәм инновацион эш бүлеге 70-12-52

Бәйгедә катнашучыларның эш үрнәге

Автор карточкасы 

Поделиться: