«Окей, Google, яки Online балалар» шәһәркүләм китапханә акциясе тәмам (0+)

«Куркынычсыз Рунет атналыгы» Бөтенроссия акциясе кысаларында, 2 февральдән 9 февральгә кадәр шәһәр китапханәләрендә «Окей, Google, яки Online балалар» акциясе узды.
Китапханәләрдә «Китаплар, Интернет һәм мин – без иң яхшы дуслар!», «Интернет белән яхшы таныш» кебек китап күргәзмәләре эшләде. Китапханәчеләр укучыларны тәкъдим ителгән әдәбият белән таныштырды һәм индивидуаль әңгәмәләр алып барды. 
Балалар һәм яшүсмерләрдә интернетта үз-үзеңне дөрес тоту культурасы һәм социаль челтәрләрдә куркынычсыз аралашу күнекмәләре булдыру, интернет-куркынычлар алдында югалып калмаска өйрәтү максатларында, эчтәлеге һәм формасы буенча төрле чаралар үткәрелде: «Вебландия — виртуаль балалар дөньясы» дигән web-сәяхәт, «Барыбызга да куркынычсыз интернет кирәк!» фото-флэшмобы, «Интернеттагыларга яхшы киңәшләр!» мәгълүмат көне, «Рунет: тормышның якты ягында!» пиар-сәгате, «Балаларга Интернетта ничек йөрергә?» куркынычсызлык дәресе һ.б.

Слайд1
Слайд2
Слайд3
Слайд4
Слайд5
Слайд6
Слайд7
Слайд8
Слайд9
Слайд10
Слайд11
Слайд12
Слайд13
Слайд14
Слайд15
Слайд16
Слайд17
Слайд18

Үзәк балалар китапханәсенә килүчеләр өчен бу атна «Интернет – яхшы дус һәм булышчы!» шигаре астында узды. Өлкән буын китап укучылар һәм балалары белән бу Атналыкка килгән ата-аналар «Интернет планетасы» практикумында катнашты. Чаллы шәһәре «ҮКС» МБУнең рәсми сайты һәм аның сәхифәләре белән таныштыруга аерым игътибар бирелде. Дәүләт хезмәтләре порталында китапханәчеләр коммуналь хезмәтләр өчен түләүне, приборлар күрсәткечләрен тапшырырга, табибка язылырга һ.б. хезмәтләрне башкаруны күрсәтте. Ата-аналарга виртуаль киңлекне балалар өчен куркынычсыз, кызыклы һәм файдалы итүгә исәпләнгән мавыктыргыч сайтлар киңәш ителде.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре өчен шәһәр Үзәк китапханәсенең балалар белән массакүләм эш бүлегендә «Компьютер Тычканының Бөтендөнья Челтәре буенча сәяхәте» мәгълүмати куркынычсызлык дәресе һәм «Барыбызга да куркынычсыз интернет кирәк!» фото-флэшмобы үтте. «Компьютер Тычканының Бөтендөнья Челтәре буенча сәяхәте» видеоязмасы балаларны һәм ата-аналарны кызыклы һәм файдалы интернет-чыганаклар белән таныштыруга һәм аларның үз цифрлы контентын булдыруда иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Флэшмобта катнашу өчен «Компьютер каршында гаилә белән» темасына фотолар җыю турында игълан бирелгән иде. Килгән барлык фотосурәтләрне бер видеоязмага берләштереп, китапханәчеләр аны Үзәк китапханә укучыларына мәгълүмат зонасында, шулай ук «ВКонтакте» һәм  «Инстаграм» битләрендә тәкъдим итте.

Интернет челтәрендә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән мәктәп укучыларының ни дәрәҗәдә таныш булуын ачыклау максатында, 12 нче санлы китапханәдә «Интернет: файдалымы, кызыклымы, куркынычсызмы?» дигән сораштыру уздырылды. Анкета үткәрү күрсәткәнчә, балалар интернет белән 1 нче сыйныфтан активрак кызыксына башлый һәм аны күбрәк мәгълүмат эзләү өчен куллана. Гомумән алганда, укучылар компьютерда эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре турында яхшы хәбәрдар. Алар үзләре һәм гаиләсе турында шәхси мәгълүматны челтәргә чыгармый, компьютер аркасында туклану һәм йокы режимын бозмый, шунлыктан балалар һәм ата-аналар арасында интернетка бәйле низаглар да килеп чыкмый. Сораштыруда 20 кеше катнашты.  

11 нче санлы китапханәдә «Интернеттагылар өчен яхшы киңәшләр» дип аталган мәгълүмат көне узды. Көн дәвамында укучылар өчен белем бирү һәм танып белү сайтларына күзәтү белән мәгълүмат чаралары узды. Мәктәп укучылары өчен китапханә хезмәткәрләре «Супергеройлар Куркынычсыз интернет өчен!» квесты оештырды. Анда ике команда катнашты. Зирәклек һәм тапкырлыкларын эшкә җигеп, Интернетта үзеңне ничек дөрес тоту турындагы белемнәрен туплап, алар Рунет хәзинәләре эзләп юлга кузгалды. Кыю супергеройларны юлларында виртуаль викторина, башваткыч һәм ребуслар чишү кебек катлаулы сынаулар көтте. Балалар челтәрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерде, «Компьютер крокодилы» уенында катнашты, Интернет-сленгларны карады; Компьютер вирусына каршы көрәште һәм, «Балаларга куркынычсыз Интернет» видеоязмасын караганнан соң, командалар тиешле урынга барып җитте. Барлык киртәләрне уңышлы узып, алар Интернетта үтәлергә тиешле кагыйдәләрне төзеде. Рунет хәзинәсе «ВебЛандия» порталы булып чыкты, ә андагы байлыклар – сайтлар. Китапханәчеләр катнашучыларга «Син һәм синең дусларың өчен файдалы киңәшләр: Куркынычсыз Рунет» буклеты таратты. Чараны йомгаклап, уенда катнашучылар иң белемле һәм актив сәяхәтчене сайлады. 

Үзәк балалар китапханәсе укучылары «Вебландия — виртуаль балалар дөньясы» дигән web-сәяхәттә катнашты. Яшь сәяхәтчеләр иң яхшы «ВебЛандия» танып белү сайты белән танышты: аның мөмкинлекләре турында видеоязма карадылар һәм аның тематик бүлекләрен өйрәнделәр. «Интернетта куркынычсыз эшләү турында мин ни беләм?» викторинасы сорауларына җавап биреп, балалар Челтәрдә үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре буенча үз белемнәрен һәм интернетны куркынычсыз куллану күнекмәләрен күрсәтте. Укучылар зур кызыксыну белән «Интернетта алдакчылардан саклан» һәм «Интернетта күңел ачулар һәм куркынычсызлык» видеоязмаларын карады.

Заманча мәгълүмат киңлегендә балалар куркынычсызлыгы проблемасына игътибарны җәлеп итү максатында, 6 нчы санлы китапханәдә «Интернет челтәрендә куркынычсызлык» телдән журналы үтте. Виртуаль битләрдә зарарлы мәгълүмат төрләре, заманча мәгълүмати киңлектә үзеңне җаваплы һәм куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында белде. «Куркынычсыз Интернет челтәре белгечләре» интерактив уены укучылар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Балалар хәзерге заманда Интернетны дөрес куллана белү мөһим дигән нәтиҗә ясады. 

«Куркынычсыз интернет» квест уенында 17 нче санлы китапханә укучылары катнашты. Квест анда билгеләнгән тәртиптә барлык этапларны – «Эзләрне тап», «Интернет куркынычсызлыгы», «Уйлап тап», «Интернет – аның яклы һәм каршы» узуны күз алдында тотты. Һәр тукталышта командалар сорауларга җавап бирде һәм иҗади биремнәр үтәде, табышмаклар, ребуслар чиште. Һәр турда дөрес җавап өчен катнашучылар хәреф алды, уен ахырында әлеге хәрефләрдән сүз җыярга тиеш булдылар. Чара азагында «Интернет дөньясы һәм Мин» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Интернет киңлекләре серләре» дигән виртуаль квиз уздырды. Чара барышында балалар «Интернет һәм мәктәп укучысы» исемле сәхнәләштерүне карады. Ике команда «Интернет безнең тормышта ярдәм итәме?», «Смайликлар», «Компьютер сленгы» һәм «Әдәплелек чәчәге» уеннарында ярышты. Чара «Куркынычсыз интернет» электрон презентациясе, «Фиксики» мультфильмыннан «Интернет турында» җыр, «Интернет турында кызыклы фактлар» һәм «Челтәрдәге төп куркынычлар турында» файдалы мәгълүмат белән үрелеп барды. Һәр катнашучы «Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре» белешмәлекләре алды.

Балалар һәм яшүсмерләрнең интернет-куркынычлар турында хәбәрдарлыкларын арттыру, Челтәрдә үз-үзеңне тоту әхлагын булдыруга түбәндәге чаралар юнәлтелде: «Балалар өчен интернет нәрсә ул?» куркынычсызлык дәресе (8 нче санлы китапханә), «Интернет, син безгә дусмы, әллә дошманмы?» мәгълүмат сәгате (5 нче санлы китапханә), «Рунет: тормышның якты ягында!» пиар-сәгате (10 нчы санлы китапханә), «Куркынычсыз Рунет» танып белү сәгате (14 нче санлы китапханә), «Куркынычсыз интернет» мәгълүмати-уен сәгате (13 нче санлы китапханә), «Интернет — куркынычсызлык киңлеге» мәгълүмат сәгате (16 нчы санлы китапханә) һәм «Барыбызга да куркынычсыз интернет кирәк!» кызыклы мәгълүмат сәгате (24 нче санлы китапханә).

Әзерләнгән слайд-презентацияләр, гыйбрәтле мультфильмнар һәм социаль роликлар ярдәмендә, китапханә хезмәткәрләре укучыларны Россия интернетының килеп чыгу һәм үсеш тарихы белән таныштырды, кибер-куркынычлар турында кисәтте, социаль челтәр һәм онлайн уеннарга бәйлелек нәтиҗәләрен күрсәтте, вируслар һәм башка челтәрдәге куркынычлардан саклаучы компьютер программалары һәм мобиль кушымталар тәкъдим итте. Уен чаралары балаларга интернетта вакытны файдалы итеп уздыру һәм шул ук вакытта виртуаль дөньяда көтеп торучы куркынычларга дучар булмау турында киңәшләрне үзләштерергә булышты. 

Пенсия яшендәге укучылар өчен, 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре «Интернет челтәре һәм өлкәннәр арасында киртәләр юк» дигән компьютер белеме сәгате әзерләде. Китапханәче аларны «Дәүләт хезмәтләре», «Онлайн-Сбербанк», «Впрок промокодлары», «Аптека.ру – дарулар эзләү» кебек файдалы кушымталар белән таныштырды һәм кибер-алдакчылар корбаны булмас өчен кирәкле киңәшләр бирде. Чара «Телефон аша интернет-куркынычсызлык» слайд-презентациясен күрсәтү белән үрелеп барды. Компьютер белеме сәгате азагында барысы да «Алдакчыларны ничек танырга – киңәшләр» дигән белешмәлекләр алды.

Шәһәр китапханәләре хезмәткәрләре «Гаилә интернеты өчен бергә: китапханәләрнең роле һәм мөмкинлекләре» Бөтенроссия видеоконференциясе тыңлаучылары булды. Аны Россия дәүләт балалар өчен китапханәсе оештырды. Конференция эшендә методистлар, балалар белән эшләүче китапханәчеләр катнашты һәм шулай ук әлеге тема белән кызыксынучылар да конференциягә кушылды. Конференция балалар һәм өлкәннәрнең Интернетта куркынычсыз эшенә кагылышлы күп кенә сорауларны күтәреп чыкты. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: