«Юк! – дип әйтә бел» Диспут (12+)

15 майда 12 нче санлы татар китапханәсе «Юк! – дип әйтә бел» исемендә диспут уздырды. Бу чара укучыларда наркотикларның кискен тәэсире турында мәгълүмат арттыру максатыннан оештырылды.

Чарада өлкән сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче укучыларга танылган язучыларыбыз Мәдинә Маликова, Амур Фәләхнең наркомания проблемасын ачык яктырткан актуаль әсәрләре аша аның нинди шаукымнарга китерүен аңлатты. Укучылар кешене упкынга алып баручы юллар, наркотик куллануга каршы көрәш ысуллары турында фикер алышты, танышлары яки дуслары наркотикларга тартылганда ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә, үзеңне ничек тотарга икәне турында мәгълүмат алды.

Йомгак ясап, китапханәче укучыларны әлеге темага багышланган «Наркомания – афәт ул» исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды һәм киңәшләр бирде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: