«Йөрәгемә якын туган телем» Әдәби сәгать (12+)
21
Февраль 2020
Җомга
21 февраль – Халыкара туган тел көнендә 17 нче санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Йөрәгемә якын туган телем» дигән әдәби сәгать уздырды. Китапханәче балаларга әлеге күренекле көннең тарихы турында сөйләде, бергәләп һәр халыкка үз туган теле нәрсәсе белән кадерле дигән сорауга фикер алышты, Татарстанда күпчелек яшәүчеләр өчен туган телнең рус һәм татар телләре булуы турында искә төшерде. Чара дәвамында балалар викторина сорауларына җавап бирде, танылган рус мәкальләрен тәмамларга тырышты, фразеологизмнарның мәгънәсен аңлатты. Шулай ук рус шагыйрьләренең туган тел турында шигырьләрен укыдылар, хәрефләр җыелмасыннан лингвистик терминнар төзеделәр. Чара азагында илебез халыклары һәм аларның телләре турында китапларга күзәтү ясалды. |