«Язмышны иярләп…»: артист Раил Садриев белән очрашу (12+)
24 март көнне Чаллының Үзәк китапханәсендә Буа дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе-директоры, Татарстан Республикасының атказанган һәм халык артисты, Дамир Сираҗиев театраль премиясе лауреаты Раил Садриев белән очрашу кичәсе узды. Күпләребезгә юмор һәм сатира остасы буларак таныш Раил Садриев бүгенге монологында бик җитди яктан, тирән фәлсәфи фикерле шәхес буларак ачылды. Чара барышында артист Әнгам Атнабаев, Фәнис Яруллин, Нәби Дәүли, Эльмира Җәлилова һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен үз йөрәге аша үткәреп тамашачыга тәкъдим итте. Тамашачылар туган тел, милләт язмышы, яшәү һәм үлем, мәхәббәт, авыл турындагы мәгънәле шигырләрне тын да алмыйча тыңлады. Аның шаян, төртмәле мәзәкләре исә залдагыларны чын күңелдән көләргә мәҗбүр итте. Раил Садриев сәхнәдә үзе язган бердәнбер шигырен дә яңгыратты, аның язылу тарихы белән таныштырды. |