«Язмышны иярләп…»: артист Раил Садриев белән очрашу (12+)

24 март көнне Чаллының Үзәк китапханәсендә Буа дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе-директоры, Татарстан Республикасының атказанган һәм халык артисты, Дамир Сираҗиев театраль премиясе лауреаты Раил Садриев белән очрашу кичәсе узды.

IMG_8853
IMG_8878
IMG_8855
IMG_8880
IMG_8884
IMG_8888

Күпләребезгә юмор һәм сатира остасы буларак таныш Раил Садриев бүгенге монологында бик җитди яктан, тирән фәлсәфи фикерле шәхес буларак ачылды. Чара барышында артист Әнгам Атнабаев, Фәнис Яруллин, Нәби Дәүли, Эльмира Җәлилова һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен үз йөрәге аша үткәреп тамашачыга тәкъдим итте. Тамашачылар туган тел, милләт язмышы, яшәү һәм үлем, мәхәббәт, авыл турындагы мәгънәле шигырләрне тын да алмыйча тыңлады. Аның шаян, төртмәле мәзәкләре исә залдагыларны чын күңелдән көләргә мәҗбүр итте. Раил Садриев сәхнәдә үзе язган бердәнбер шигырен дә яңгыратты, аның язылу тарихы белән таныштырды.
Кунагыбыз үзе, гаиләсе, иҗади эшчәнлеге турында сөйләде, үз тормышындагы кызыклы да, көлкеле дә истәлекләр белән уртаклашты, чарага килүчеләрнең сорауларына җавап бирде.
Чаллыдагы Буа якташлык җәмгыяте рәисе Марат Камалов, шәһәребез язучылары, артистлары үз чыгышларында Раил Садриевка алга таба да зур уңышлар, иҗат дәрте, энергиясе ташып торуын теләде.
Зал тутырып килгән тамашачылар көчле алкышлар белән кунагыбызга рәхмәтләрен җиткерде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: