«Язмышны иярләп…»: артист Раил Садриев белән очрашу (16+)

Бесплатно

24 март көнне 13.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсенә Буа дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе-директоры, Татарстан Республикасының атказанган һәм халык артисты, Дамир Сираҗиев театраль премиясе лауреаты Раил Садриев белән очрашуга чакырабыз.  Шигырь, мәзәкләр белән үрелеп барган, кунагыбыз иҗатына битараф булмаган һәркемне кичәдә көтеп калабыз.

Белешмәләр өчен телефон: 70-12-52.

Поделиться: