«Яшьләр каләме» Республикакүләм фестивале (6+)

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы МБО «Актаныш авыл җирлегеара үзәк китапханә» Гамил Афзал исемендәге «Яшьләр каләме» Республикакүләм фестиваль кысаларында, проза һәм шигырь бәйгесен оештыра. Бәйге Гамил Афзалның иҗат мирасын популярлаштыру, иҗатына карата кызыксыну уяту максатыннан уздырыла.

Бәйгедә, Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән яшь үзенчәлекләре туры килгән, татар телендә иҗат итүче балалар катнаша ала. 

Бәйгедә катнашучы, түбәндәге темаларга (өч тема буенча да), берәр шигырь тәкъдим итә. Проза әсәре катнашучының теләге белән түбәндәге темаларның берсенә языла.
– Гамил Афзал үрнәгендә юмор-сатира;
– милли бизәкләр (халык сәнгате, гореф-гадәт, йолалар);
– ислам динен кабул итүгә 1100 ел.
Тулырак мәгълүмат НИГЕЗЛӘМӘдә
Поделиться: