«Әниемнең йомшак куллары» Әдәби-шигъри кунакханә (6+)

10 нчы санлы китапханә ел саен ноябрь аенда Әниләр көненә багышланган чаралар үткәрә. Быел китапханә әдәби-шигъри кунакханәгә «Укымышлы мәчедә кунакта» («У кота Ученого») клубы әгъзаларын чакырды.

10ф. Литературно-поэтическая горница
10ф. КонкурслКомплимент на ромашке¬
10ф.лЯ прижмусь немножко к маминой ладошке¬

Чара башында балалар Әниләр көненең килеп чыгу тарихы, аны Россиядә һәм башка илләрдә бәйрәм итүнең гореф-гадәтләре белән танышты. Кичәдә китапханәче һәм укучылар башкаруында әниләр турында матур һәм дулкынландыргыч шигырьләр яңгырады. Күңелле җырлар астында балалар «Ромашкада мактау сүзләре», «Синең сурәтеңне хәтерлим», «Минем әни иң-иңе» бәйгеләрендә дустанә катнашты, шаян викторина сорауларына җавап бирде. Чара дәвамында әниләр турында иң изге, иң назлы сүзләр яңгырады. Төсле рәсемле презентация исә бәйрәм кәефе тудырырга ярдәм итте.

Бәйрәм чарасы «Мама для мамонтенка» мультфильмын карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: