Тиздән китапханәләребез киштәләрендә яңа китап! (18+)

Укучыларыбызның яраткан авторы, язучы Зифа Кадыйрованың «Урланган яшьлек» китабына китапнамә тәкъдим итәбез. 

Зифа Кадыйрова – популяр китаплар авторы, аның һәрбер басылып чыккан китабын укучылар түземсезлек белән көтеп ала. Авторның повестьлары гади, халыкчан тел белән язылган һәм шуңа күрә укучылар күңеленә якын. 

Тиздән китапханәләребез киштәләрендә! Китапханәләребезгә рәхим итегез!

Шулай ук Зифа Кадыйрованың иҗаты белән кызыксынган һәркемне 1 июльдә 13.00 сәгатьтә китапханәнең Вконтакте сайтында булачак турыдан-туры эфирга чакырабыз. Иң актив һәм игътибарлы тамашачы авторның имзасы куелган өр-яңа «Урланган яшьлек» китабын оту мөмкинчелегенә ия булачак! (Тулырак укыгыз)

Поделиться: