«Тәхет һәм Ватанга хезмәттә» XI F4 фантастика фестивале (0+)

Бесплатно

15 март көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә, Хәтер һәм Дан елы кысаларында, рус фантаст-язучысы Аркадий Натанович Стругацкийның 95 еллыгына багышланган «Тәхет һәм Ватанга хезмәттә» XI F4 фантастика фестивале узачак.

2020 елда фестивальнең темасы – сугыш фантастикасы.
Быел фестивальгә кунак буларак Россия язучысы, прозаик, шагыйрь О’Санчес чакырылган. Ул Санкт-Петербург язучылар берлеге әгъзасы, «Илгизәр» премиясе лауреаты, 2010 һәм 2014 елларда «Петраэдр» премиясе лауреаты, «Аура-Инфо» нәшриятының «Энҗе бөртеге» премиясе лауреаты, 2013 елда «Тере металл» премиясе лауреаты, «Кромешник», «Нечисти», «Я люблю время», «Суть острова» һ.б. романнар авторы.
F4 фантастика фестивале кысаларында «Җиһан сакчылары – чын батырлар дәвере» әдәби бәйгесе, «Дөнья сугышчылары» майл-арт бәйгесе һәм «Роботлар өчен косплей» костюмнар бәйгесе узачак.

Космос һәм фән сөючеләр янәдән Чаллының «Акыллы шоу» мобиль планетариесе белән очрашачак. 
Шулай ук чарага килүчеләрне фестиваль порталларында китап, рәсем күргәзмәләре, мастер-класслар һәм тагын бик күп кызыклы чаралар көтә.

F4 фантастика фестиваленә рәхим итегез!
Белешмәләр өчен телефон: 70-12-52

Поделиться: