«Язлар безгә җиңү алып килде…» күргәзмәсе (6+)

Бесплатно

Хәтер һәм дан елы уңаеннан, шәһәр Үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре чаллылылар һәм шәһәребез кунаклары өчен Бөек Ватан сугышы чоры вакыйгалары белән бәйле «Язлар безгә җиңү алып килде…» дип исемләнгән күргәзмә оештырды. Анда тәкъдим ителгән басмалар укучыларны безгә җиңү бүләк иткән бөек кешеләр, безнең азатлыгыбыз, илебезне дошманнардан азат итү, күпмилләтле Россиядә яшәүче һәр гаилә иреге өчен үз гомерләрен кызганмаган солдатлар, партизаннар, генераллар, тыл хезмәтчәннәре белән таныштыра. 

Күргәзмәдә татар һәм рус телләрендә хәзерге заман һәм элеккерәк чорларда нәшер ителгән басмалар урнаштырылган.

Поделиться: