«Тылсымлы балачак дөньясы» күргәзмәсенә чакырабыз (0+)
1
Сентябрь 2020
Сишәмбе
«ҮКС» МБУ шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге онлайн-вернисаж белән танышырга һәм «Тылсымлы балачак дөньясы» төркемле күргәзмәсен карарга чакыра. Экспозициядә Чаллы, Алабуга, Менделеевск һәм Тукай районы рәссамнарының картиналары тәкъдим ителә. Күргәзмә 10 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Керү ирекле. Социаль дистанцияне үтәү, медицина битлекләре кию мәҗбүри. Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26. |