«Без бердәм» күргәзмәсен ачу тантанасына чакырабыз (12+)

Бесплатно

28 февраль көнне 15.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә һөнәри һәм үзешчән рәссамнарның «Без бердәм»  төркемле төбәк сәнгать күргәзмәсен ачу тантанасы узачак.
Тамашачылар игътибарына һөнәри һәм үзешчән рәссамнар, кәсепче-осталарның сәнгать әсәрләреннән күргәзмә тәкъдим ителәчәк. Рәссамнар картиналар күргәзмәсен Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлады. Экспозиция төрле жанрларда һәм техникаларда башкарылган 50дән артык эшне үз эченә ала. Картиналар галереясы республиканың төрле шәһәрләрендә яшәүче сәнгать әһелләренең эшеннән тора. Күп кенә график һәм сәнгать эшләре  төрле халыкларның гореф-гадәтләренә һәм Татарстанның тарихи урыннарына багышланган һәм сәнгати генә түгел, ә туган якны өйрәнү ягыннан да кыйммәткә ия. Вернисажны ачу кысаларында Кама аръягы оста-кәсепчеләренең декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күрсәтеләчәк һәм теләге булганнар мастер-класста катнаша алачак.  
Белешмәләр өчен телефон: 89172712747.

Поделиться: