«N шәһәре» күргәзмә-тикшеренү (0+)

Н.А.Некрасов исемендәге үзәк универсаль фәнни китапханәсе (Мәскәү шәһәре) сезне илебезнең кече шәһәрләренә багышланган «N шәһәре» дигән күргәзмә-тикшеренүдә катнашырга чакыра.  
Кече шәһәрләрдә нинди серләр яшеренгән? Аларда бер юлкүрсәткечтә дә булмаган нинди әһәмиятле урыннар бар?
Тикшеренүдә теләсә нинди яшьтәге һәм һөнәрле теләсә кайсы шәһәр кешесе катнаша ала. Күргәзмәнең автордашы булыр өчен, сезгә үз шәһәрегездәге яраткан һәм мөһим урын турында язарга һәм хатка әлеге урын белән бәйле артефакт яки фотосурәтне беркетергә кирәк булачак. Бу урын шәһәрдәшләр өчен таныш булмаска да мөмкин, иң мөһиме, ул сезнең өчен әһәмияткә ия!

Гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Тикшеренүнең нәтиҗәсе булып Н.А. Некрасов исемендәге китапханәдә 3 ноябрьдә фестиваль көнендә күргәзмә ачылачак. 

Электрон хатны gorodn@nekrasovka.ru почтасына җибәрергә була.

Проект турында тулырак сайтта: https://biblioteka.nekrasovka.ru/gorod_n

 

Поделиться: