Узган айда иң күп укылган китаплар

Бүгенге көндәге әдәби жанрларның күптөрлелеге хәтта иң таләпчән зәвыкларны да канәгатьләндерә ала. Һәрберебезнең яраткан китаплары, җыентыклары бар.

Узган айда укучыларыбыз иң күп сайлап алган китапларны тәкъдим итәбез! 

Үзәк китапханәнең Сәнгать бүлеге

Н. Ли «Основы академического рисунка»

Әлеге китапта рәсем сәнгате грамотасының теоретик һәм методик мәсьәләләре карала. Китапка рәсем буенча төп уку биремнәре тулы күләмдә кертелгән. Алар мәсьәләләрнең катлаулану эзлеклелегендә урнаштырылган. Китап шулай ук композиция нигезләре, перспективалары, пропорцияләр, яктылык һәм пластик анатомия законнарын яктырта, форма, күләм һәм конструкцияләр турында күзаллау бирә.

Н. Курандина «Стильные изделия из кожи»

Бу китап тиредән эшләнмәләр ясау белән кызыксынучылар өчен. Ул сезне әлеге материалның мөмкинлекләре белән таныштырыр. Әгәр сездә тире белән эшләү күнекмәләре бар икән инде, монда үзегезгә яңа идеяләр таба алырсыз. Чөнки китап тар юнәлештәге кулланма түгел, ул тире белән эшләү техникасы һәм ысулларының берничә юнәлешен үз эченә ала. 

Үзәк китапханәнең Комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге:

Б.Вербер «Муравьи»

Бернард Верберның «Муравьи» китабы үзенең кабатланмас сюжеты һәм кызыклы бәяны өчен соклану хисләре белән тулы бик күп бәяләмәләр алды. 

Вакыйгалар, әйтерсең, ике төрле галәмдә бара: кешелек җәмгыяте һәм кырмыскалар дөньясы. Миллионлаган яшәүчеләре булган зур кырмыска шәһәре бары тик ике метр квадрат мәйданны били…

Ю.Б.Гиппенрейтер «Продолжаем общаться с ребенком так?»

Бу китап өлкәннәрнең балалар белән һәм күпмедер дәрәҗәдә өлкәннәрнең үзара аралашуы турында. 

 

 

 

Г.Мюссо «Бумажная девушка»

Талантлы, уңышлы язучы Том Бойд тормышында авыр вакытларын кичерә – аны сөйгән кызы ташлаган, ул бөлгенлектә диярлек, ә иң мөһиме – сүзләре сүзгә берекми, һәм аның үзенә ул башка беркайчан да бер юл да яза алмас кебек тоела. Аның өендә роман герое Билли пәйда булуы язучыга илһамын кире кайтара… 

 

О.Рой  «Старьевщик»

Т.Харрис «Ганнибал»

Безме, әллә инде дөнья саташканмы? Доктор Ганнибал Лектер – легендар үтерүче-кеше ашаучы – җиде ел инде иректә. Клэрис Старлинг – ФБРның махсус агенты – ничә еллар инде аны кулга алу турында хыяллана. Әмма Лектердан канлы уч алырга теләүчеләр дә бар. Һәм аларның ниятләре гадел хөкемнән ерак…

 

Үзәк китапханәнең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге:

М. Маликова «Арыш тәме»

«Арыш тәме» романының төп герое — хәзерге чор кешесе, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап килүче Айзирәк исемле кыз. Ул сөйгән егете Васил белән бәхетле гаилә корырга әзерләнә, киләчәктә  яраткан эшендә уңышларга ирешү турында хыяллана. 

Ләкин көтелмәгән фаҗига — күптән түгел бала тапкан апасының фаҗигагә юлыгып һәлак булуы  Айзирәкне зур сынау каршына китереп бастыра: ана сөтеннән башканы белмәгән сабыйны кем карар-тәрбияләр?

 

М. Маликова «Юкә чәчәк аткан чак иде»

Ф. Садриев «Таң җиле»

О. Иванова «Гаухаршад», «Нурсолтан»

Үзәк китапханәнең Балалар һәм яшүсмерләр бүлеге:

И.Бунин «Господин из Сан-Франциско»

И. Куприн «Гранатовый браслет»

И. Гончаров «Обломов»

М. Горький «На дне»

Русские народные сказки

Е. Чарушин «Рассказы о животных»

В. Драгунский «Денискины рассказы»

 

 

 

 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: