«Ихтирам һәм хөрмәт бәйрәме» Буыннар очрашуы (6+)
2
Октябрь 2019
Чәршәмбе
1 октябрьдә 13 нче санлы китапханә «Светлый» җирле иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә «Ихтирам һәм хөрмәт бәйрәме» исемле буыннар очрашуы уздырды. Чара җылы тәбрикләү сүзләре белән башланды. Җырлы-биюле, шигъри бәйрәм кичәсенә актив, тормышны яратучы, киң күңелле «алтын яшьтәге» кешеләр җыелды. Кунаклар бер-берсе белән иркенләп аралаша алды, яшьлек елларын искә төшерде, «Әбиләр чуагы», «Көзге натюрморт», такмаклар әйтешү бәйгеләрендә бик теләп катнашты. «Җырны дәвам ит» уены исә аларга яшь вакытларындагы җырларны искә төшерде. Очрашу буыннар ярышы рухында үтте: яшь чаллылылар һәм өлкән буынның чыгышлары аралаштырып барды. 17 нче Балалар бию сәнгате мәктәбе укучыларының котлавы чараны тагын да ямьләндерде. |