«Татарстанның 100 еллыгын каршылап» Туган якны өйрәнү сәгате (6+)
31
Гыйнвар 2020
Җомга
14 нче санлы китапханәдә ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган туган якны өйрәнү сәгате узды. Укучылар Татарстан Республикасының дәүләтчелеге төзелү тарихы, аның символлары, күпмилләтле мәдәнияте һәм анда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, борынгы мәдәни һәйкәлләр, республика һәм үз хезмәтләре белән туган ягыбызны танытучы кешеләр турында белде. Балалар «Минем Татарстаным» дип исемләнгән презентацияне карады, Республика тарихы турында сөйләүче китаплар белән танышты, шәһәр һәм елгаларны искә төшерде, шагыйрь һәм язучыларны атады. Китапханәче туган ягыбызның табигый байлыклары, изге җирләре – Бөек Болгар һәм Зөя утравы турында сөйләде. Чарага «Татарстаным, чәчәк ат!» күргәзмәсе әзерләнгән иде. |