«Винил. Барысы да аның турында»: очрашу (12+) АНОНС!

Бесплатно

Соңгы берничә ел эчендә винилга кире кайту тренды күзәтелә башлады. Көннән-көн күбрәк, яшькә, җенескә, музыкада биргән өстенлекләренә карамастан, винил пластинкаларына һәм алар белән бәйле барлык нәрсәләргә игътибар бирә. Винил уйнаганда – музыка, гомумән, башкача яңгырый. Ниндидер бер чынбарлык һәм җанлылык сизеләю 

Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге 19 март көнне 15:00 сәгатьтә диджей ROMA SMOLIN оештырган винил музыка сөючеләр очрашуына чакыра. Анда профессиональ аппаратура кулланылачак. Танылган чит ил һәм рус композицияләре яңгыраячак. Музыка тыңлаудан кала, катнашучылар пластинкалар һәм музыкаль әсәрләр турында җанлы аралаша, фикер алыша, хис-кичерешләре белән уртаклаша алачак. 

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

Поделиться: